Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман. Махмут Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман - Махмут Хасанов страница 31
Гыйззәт хәзрәтнең моң-зарын тыңласа да тыңлады, тыңламаса да тыңлады Иргали. Аның үзенеке үзенә җиткән иде бу мизгелдә. Шунлыктан Иргали өй хуҗасының сүзләрен җөпләп утырудан узмады. Кунакта ризыкташ булып утыруны да онытмаска кирәк иде.
Иргали стенага эленгән җиз телле зур сәгатькә күз төшереп алды. Вакыт соң иде инде. Һәм ул чынаягын каплады да, сый-хөрмәт өчен мең-мең рәхмәтләрен әйтеп, кушкуллап битен сыпыргандай итте.
Хәзрәт тә артык кыстамады. Тезләре өстендә яткан сөлгесен бер читкә алып куйды да, оеган аякларын язганда ах-вах килеп, сәкедән төшә башлады.
– Кара әле, кем, мелла, баядан бирле сорарга ниятләнеп торам, кайда туктадың соң син? Кунарга кемгә кердең диюем? Өеңнең рәте-чираты калмаган, төртеп ишәсе генә бар үзен. Ходай сакласын, ишелеп-нитеп бала-чаганы, килеп елышкан мал-туарны имгәтүе бар. Киртә-читәне юк… – Хәзрәт аякларына киез ката киеп алды. – Ни өчен әйтәм әле, әгәренки сөйләшенгән кешең булмаса, бүгенгә бездә генә кунып чыгарсың. Әй-йе!..
Иргали мәсьәләнең бу ягы турында бөтенләй уйламаган иде. Җанын ярып бирердәй булып торса да, ялгыз яшәгән Зәйтүнә күршесенә керү дә кыен бит әле. Шунлыктан, иртәгә барысын да берьюлы хәл итәрмен дип, кабат рәхмәтләр әйтеп, ул Гыйззәт хәзрәтләрдә кунарга калды.
Урын хәстәрләгәнче һава алыштырып керик дип, җиләк-җимеш бакчасы рәшәткәсе буендагы эскәмиягә чыгып утырдылар. Көзге төн караңгы иде. Ай-йолдызлар да күренми, күк йөзен тоташтан авыр болытлар каплаган. Тирә-юньне пәрәвез кебек йөзгә-биткә килеп сарылучан дымлы томан чорнаган. Тынлык. Бары тик кайдадыр, тыкрык башында, кое сиртмәсе шыгырдый да иренеп кенә эт өргән тавыш ишетелеп куйгалый.
Хәзрәтнең әле һаман да сүзе бетмәгән булган икән.
– Бар да һәйбәт булыр, кем, Иргали туган. Тик башкалар котырта дип, шайтан вәсвәсәсенә бирелә күрмә. Иманлы авызым белән әйтәм бу сүзләрне. Хәер, күңелем сизә, боерган булса, күздән төшәсе егет түгел син. Элек-электән өмет баглап карый идем мин сиңа. Нәсел-нәсәбең дә, фәкыйрь булсалар да, затсыз түгелләр иде. Гадел, хәләл көчләре белән үз көннәрен үзләре күрде. Киләчәктә дә, кем, Иргали улым, мөхтәрәм бул, шәфкать-миһербан белән күңелең мөлдерәмә булсын. Үзеңә үзең ышан. Күңелем тоя, тора-бара тормышларыбыз рәтләнеп китәр төсле. Әнә заманалар иске юлына төшәргә чамалый түгелме соң… – Хәзрәт, бик зур сер әйткән кебек итеп, сорау биреп куйды. – Син, кем, мелла, минем туганнан туган Минһаҗетдинны беләдер идеңме? Белгәнсеңдер, билгеле. Калада ул хәзер. Казанның үзендә. Күптән түгел генә шул кайтып киткән иде. Монда утары