Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман. Махмут Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман - Махмут Хасанов страница 30

Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман - Махмут Хасанов

Скачать книгу

хәтта миңа: «Уртакка чәчик, барыбер җир кысыр кала», – дип килмәделәр түгел, килделәр. Җалынып-җалбарып йөрделәр. Ник йөрмәсен ди! Аты дисә – аты юк, чәчү орлыгы дисә – анысы юк. Паена-иманасына чәчәр өчен Сәвит биргән орлыгын тартты да ашады… Ә Сәвит уртакка чәчү турында ишетергә дә теләмәде. Шул гозерләп килгән җарлы-җабаганың җирен һәйбәтләп сөреп, тырмалап, чәчеп биргән булса, Сәвиткә зыян булыр идемени? Бердән, җир эштән чыкмас, ташландыкка әверелмәс иде, икенчедән, кадәре хәленчә алган өлеше крәстияннең эчен тишәр идемени?! Ә бит әнә үзең күреп торасың, күзгә карап миһербан вә бер сынык икмәк өмет иткән җарлы-җабага белән дөнья тулды. Менә шундый хикмәтләре, күзгә карап зыян-зәүрәт салулары белән теңкәләргә тияләр, кем, Иргали улым.

      Бу сүзләрдә өлешчә хаклык та бардыр кебек тоелды Иргалигә. Әллә шушы уй тууы, әллә башка нәрсә сәбәп булды, ул, хәзрәтнең йөзенә туп-туры карап, искәрмәстән генә болай дип сорау биреп куйды:

      – Әллә бик җәберлиләрме?..

      Хәленә кергән сыман итеп әйтелгән бу сүзләр үзенекен итте. Кинәт мескенләнеп калган өй хуҗасы капылт кына җавап бирергә ашыкмады, бары тик йөзен чытты да, тәмам өметсезлеккә бирелгән кеше кебек, билгесез бер якка кулын гына селтәде.

      – И-и кем, Иргали улым, Ходай Тәгалә үзе шаһит, җәберләү генәме соң, тәкатемә, җан бәгыремә тияләр. Хак Тәгаләдән әҗәл теләргә генә калды инде, – дип көйләп-вәзенләп сайрарга кереште хәзрәт. – Бер локма хәрәм кермәгән мал-мөлкәтемә тиюләре бер хәл. Хәер, анысы да жәл. Мал – бәгырь ите, димәсләр иде аны. Әмма Хода гамәленә тел-теш тидерүләре, динне мәсхәрәләүләре җанны каһәрли. Тәңре каргышы төшәр дип тә уйламыйлар бит. Ә иман һәрчак хөрмәт ителергә тиеш. Үтә дә шәфкатьсез, үтә дә рәхимсез кыланалар. Белмим, гөнаһларын кая куярлар. Бигрәк тә чыдар әмәлләр калмады шул. – Хуҗаның зарлана башлаганда калтырап-сынып чыккан тавышы ныгыды, көчәйде. Бераздан инде ул ачу-ярсуын яшереп азапланмады, турыдан-туры яра бирде: – Аның адәм рәтле кешесе золым-җәберлек кылса бер хәер иде. Юк бит! Авылның иң затсыз гыйбады, браматы, хәерче әрвахы шулай кылана. И-и адәм тәганәсе, нәгъләт яугыры! Михнәт татыту өчен яратылгандыр ул, иблис токымы… Бигрәкләр дә каныга шул, якты көн күрсәтми…

      Иргали, өй хуҗасын бүлеп, сүзнең кем турында баруы белән кызыксынды.

      – Кем булсын ди инде! Соң шул адәм рәтенә керә алмаган, иманы качкан адәми зат, аяклы каза бар бит инде, – дип дәвам итте кызганнан-кыза барган хәзрәт. – Соң, теге… Үшән Халәп турында әйтүем. Шул зобани, шул хәсис мине «контр» дип сөйләнеп йөргән, имеш. Теле коргыры! Менә аш өсте, шулай дигән ди. Казанның карасы, яманның бәласе йогар, ди. Соң, Хода бәндәсе, каян килеп мин контр булыйм ди?! И-и зобани! Бөтен авыл шаһит: гелән Хак Тәгалә эше белән мәшгульмен. Үзең үк ишетерсең әле. Беркөн очратып, хата уйлыйсың, кем, бер дә риза-бәхил түгелмен, дип караган идем дә, кая ул, колагына да элми. Юк инде, ике иблиснең берсе, шуннан гайре сүзем юк. Ул кадәрле әктиф, ягъни Сәвит куштаны булдым дигәч тә: кешегә шултиклем

Скачать книгу