Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман. Махмут Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман - Махмут Хасанов страница 33
Ишегалдына чыктылар. Җигүле ат олы капкага таба каратып куелган иде инде. Озын Саттар мәш килә: күнегелгәнчә җитез хәрәкәтләнеп, һәйбәт күн сбруйларны шыгырдатып, аркалыкны күтәрде, түшлекне тарттырыбрак куйды.
Хәзрәт тә, Иргалине исенә китерергә теләгәндәй, соңгы үгет-нәсихәтен бирде. Ә үзе, әйтәсе сүзен әйтә алмый калудан курыккандай, арба тирәсендә бөтерелде.
– Ярар, кем, Иргали улым… Хозыр-Ильяс пәйгамбәр юлдашың булсын. Ул-бу хәлгә тарый күрмә, хәвеф-хәтәргә юлыкма. Ипләп йөргән – имгәнмәс, дигән борынгылар. Шәт, иншалла, юлларың уңар, якыннарың белән кавышырсың, бәдер көн, ягъни ай тулган көнне сәфәр чыгасың. Шулай да ишетсен колагың, олы юлданрак йөрергә тырыш, заманалар бозык, ышанычсыз. Ходай Тәгалә, сакланганны саклармын, дигән…
Ул арада телсез Саттар капканы киереп ачып куйган иде инде. Иргали дә, арба үрәчәсенә җиңел генә менеп утырды да, дилбегәне кулына алып, ат хуҗасына кабат рәхмәтләрен әйтте. Ак бәкәлле зифа-сылу туры бия, чөңгерүне дә көтеп тормады, кузгалып китте. Иргали капка артында калган хәзрәтнең: «Йөрер юлларың уң итсен…» – дигән соңгы сүзләрен генә аермачык ишетте.
Урам уртасына чыгу белән, ак бәкәл юырта башлаган иде дә, Иргали, капка төбенә чыгып карап калган хәзрәттән уңайсызланып, атны тыярга мәҗбүр булды.
Бик иртә иде әле. Шулай таң атар-атмас юлга чыгуына Иргали сөенеп бетә алмады. Як-ягына каранып алды. Авыл сәер тынлыкка чумган. Күк гөмбәзендә ял итәргә туктаган каурый болытлар арасыннан чыккан тулы айның чак кына томанлырак яктысы каршы яктагы өйләрнең тәрәзәләренә төшкән, шунлыктан өй эчләрендә ут алганга охшаш балкыш чагылып киткәли.
Иргали авыл кырыеннан үтә торган олы юлга чыкты. Ул барасы Чулпанга шул юл илтә дә кертә инде. Иргали төнге тынлыкка чумган туган авылы ягына күз салды. Йорт-каралтылар, куе эңгер-меңгер аша, өй булудан бигрәк, печән яки салам чүмәләләрен хәтерләтәләр иде. Кайбер йортларның тәрәзәләрендәге утлар читтән караганда бик сүрән, тычкан уты сыман гына җемелдиләр.
Олы юлга чыгып бераз китү белән, Чулман ягындагы күк чите сизелер-сизелмәс кенә булып агара башлады. Димәк, таң атарга чамалый. Шул яктан тыгыз җил исеп куйды. Әлеге җил үзе белән җаннарны айкап ала торган иген басуы исе, яңарак кына сөрелгән җир исе алып килде.
Юл һәйбәт, былчырак ерасы юк, катканак. Андый юл турында халыкта, оекчан йөрерлек, диләр. Ат җиңел генә юырта. Хәрәкәтләре килбәтле, күз иярмәслек тизлек белән аяк алыштырулары бик тә килешле. Алга ыргылу ясаган саен, камыт бавы зыңгылдый да бөят күне генә шыгырдый.
Ялкынланып янып китә алмыйча газапланган мичне хәтерләтеп, теләр-теләмәс кенә таң ата башлады. Чулман елгасы буендагы өркәч таулар тезмәсе өстендә туктап калган ай да, суга салынган шикәр кисәге сыман, күзгә күренеп төссезләнде; бераздан тәмам эреп беткән