Карабәк. Каенсар (җыентык). Вахит Имамов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Карабәк. Каенсар (җыентык) - Вахит Имамов страница 7

Карабәк. Каенсар (җыентык) - Вахит Имамов

Скачать книгу

бакыр туп та тимер таганнары саен грек уты.

      Мамай мирза, өч төмән гаскәр ияртеп, шәхсән үзе чыгып киткән иде, ике айдан әйләнеп тә кайтты.

      – Рум иленең Генуя илә Венеция калаларыннан җыелышып килгән җәнәвизләр анда. Алар Урда казнасына зыян-зәүрәт салмый. Кала-дәүләт төзеп, остаханә ачып, сәүдә корып гомер итмәкчеләр. Башлыклары тамга салымын да, ясакны да икеләтә түләргә әзер тора. Алар Мәскәүдәге юеш борын Митрәй дә, Болгардагы астыртын Тимер Булат та түгел. Боларда әйткән сүз – аткан ук. Җәнәвизләр җир җимертеп эшли һәм яши дә белә. Менә, утыз олауга төяп, иң беренче ясакларын алып кайттым инде, – дип белдерде ул.

      Габдулланың тәхеттә бишектәге сабый бала кебек тын да чыгармыйча утыруы да, Мамай кубызына биеп йөрүе дә олыс бәкләренә ошап җитми. Мукшы җиреннән Гарәбшаһ куып җибәргән Сәркиз белән Болгардагы Тугаш атлы бер бәк Урда ханының мәркәздәге сараена килде. Зарлары койма-капкалары җимерелеп беткән тол хатыннарныкыдай гел әрнүле.

      – Илдә хаким бетте, яклаучы-саклаучы юк. Ата – улын, ана кызын белми. Ханнар туктаусыз алышынып торган тотрыксыз дәвердә яшәүдән дә бәхетсезрәк, өметсезрәк замана юк икән. Һәрбер түрә үз ягына каера, һәрбер олыс хуҗасы, ил казнасын талап, ана каз шикелле, бар байлыкны үз канаты астына туплауны хуп күрә. Алга карап, ил турында уйлап яшәү бетте. Ил өстендә хуҗа берәү генә булса, ул йортын талатмас, аны үз улына төзек, бөтен, берәгәйле итеп калдырып китү өчен ут йотар иде. Ә болай, ай саен йә атна саен хан-таҗдарлар алышынып торгач, ул вакытлы хакимдарлар ил турында кайгырта димени?! Аларга бит үз гомерләре, үз тәгамнәре якын. Талап калыйк, баеп калыйк дип, сасы көзән сыман котыралар. Яфрак ярып, яшь үсенте җибәреп утырган ямь-яшел агачларга су да сибүче юк. Ә сипмисең икән, йөзьяшәр имәннәр белән йөзьяшәр карагайлар да коргаксып егыла ул…

      Боларның һәрбер сүзе кайнар энә урынына Габдулланың җанын өтеп ала, ул утлы таба өстенә утыртылган кебек боргалана, кыбырсый иде. Мукшы белән болгар халкы исеменнән килгән бу ике илченең дә һәр фикере якын аңа, күңеленнән алар белән ризалаша да иде. Ләкин авыз ачып җавап кайтарырга бер җае да юк бит. Сарайның һәр ишеге, һәр ярыгы саен эче мәкер белән тулы Мамай мирзаның уяу шымчылары тыңлап тора. Илчеләргә шәфкать күрсәттеңме, кичен сине Мамай җанкыярларының тотып суюы бар.

      Илчеләрнең дә җавап көтә-көтә тәкате корыгандыр, иң беренче булып мукшы Сәркиз урыныннан купты.

      – Сазаган кыз, чит-ят бала ярсып еласа да, ул сабыйны үз кулына алмас, аны юатмас, ди. Кара гавам хәлен җиде кат болытлар өстендә йөзгән хаким каян белсен? Иллә мәгәр барча адәмнәр дә сугым малы сыман бер карусыз түгел. Ятим бала җылынырга учак тапмый калмас. Үз илеңдәге чишмәне корытсалар, бичара бәндә балалары күршедәге сасыган күл суына ирен тидереп булса да сусауны киметә ул…

      Сәркиз бәкнең кинаясе юкка булмаган бит, ул Мәскәү кенәзе Дмитрий чатыры астына баш тыккан да шунда чукынган, ди. Ә Тугаш бәк чәнечкеле дә, күмерле дә булган башка юлны сайлаган. Болгар илендәге пырдымсыз һәм үҗәт

Скачать книгу