Карабәк. Каенсар (җыентык). Вахит Имамов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Карабәк. Каенсар (җыентык) - Вахит Имамов страница 8

Карабәк. Каенсар (җыентык) - Вахит Имамов

Скачать книгу

Гади антны гына азсына, зур корылтай җыеп, ул гомумбигать китертергә, үзен каһан итеп күтәртергә исәп тота икән.

      – Анысын мин күптән чамаладым, – дип, Карабәк ияк кагып куярга гына мәҗбүр булды. – Берьюлы ике Урдага йөгән ташлый алгач, Туктамыш бигате кешенеке төсле генә булмас инде…

      Ә Мамай тарафына юлланган чапкын аны гүя кайнап торган казан эченә салды.

      – Мамайга да Туктамыштан махсус илче килгән. Мамай Ак Хуҗаның сакалларын йолкып, җиләннәрен ертып, җитмәсә әле, карт ишәккә утыртып җибәргән, ди. Хәзер гаскәр җыя. Ни галәмәт, җәнәвизләр, төмән бирә алмыйбыз, ә үзеңне, бик теләсәң, Генуяга җибәреп булса да исән коткарабыз, дип, хәйләгә керешкәннәр. Шулай да Мамай барыбер өч төмән тирәсе җайдак җыйган. Алар белән кай тарафка ташланырга җыенадыр инде?..

      Ул арада Сарай тарафыннан Карабәк ише әмирләр яллаган яңа чапкын килде.

      – Туктамыш хан олы гаскәр белән Кырым өстенә бара, ул Мамайны тез чүктермәкче. Җанында дәүләт гаме, Алтын Урда кайгысы калган асыл ирләр Туктамышка чирү алып килсен…

      Ил агалары булып саналган бәк-әмирләр бер-берсенә кунакка чабышты, ерак араларга хатлар юллады.

      – Ил эчендә тагын үзара кан коюга ирек куеп булмый. Болай да соңгы елларда татар каны елгалардай акты. Ике ишәккә кибәк аера белмәгән сантый кебек буталып йөрүне туктатырга кирәк. Бер көймәче дә берьюлы ике як ярга борын төртә алмый. Әйдә катгый бер карарга килик тә икенең берсен сайлыйк. Йә Мамай мирза алдында һаман элеккечә, тезләнгән көенчә, якты кояш йөзен күрми гомер кичерәбез, йә Туктамыш ханга бигать китерәбез…

      Һәрбер чапкын Карабәккә әмирләрнең шәхси тамгалары төшерелгән сөян таяк алып кайтырга тиеш иде, санап бакса, алар өч дистәдән арткан. Аеруча Барын, Ширин, Аргын, Яүләш бәкләр – барысы да Туктамышны яклый. «Бөркетләр өстеннән гади бер әтәчне башлык итеп куйсаң, бөркетләр дә кетәклектән югарырак очуны онытачак» дигән гыйбрәтле әйтем бар бит. Димәк, йолкыш әтәчләргә генә буйсынудан туйган инде болар. Барын-Шириннәр нәселенә дә кетәклекләр биеклеге түгел, күк капусы тансык!..

      Мамайның астына да кайнар су йөгергән, бер-бер артлы чапкыннарны куып кына тора.

      – Кырымнан чыкканчы, Җанкай каласы янындагы Каратал яланына туктап тупланабыз. Шунда ыстан корып, чирүләргә тикшерүләр үткәрмичә булмас. Кайсы әмир чирү белән килми, шуның олысыннан җәза нөгәрләре[19] көл калдырып узачак!..

      Әмирләр буйсынды, нишләсеннәр инде? Әмма Каратал яланында чатырларны аерым корсалар да, казан астындагы учакларны бергә кабыздылар. Зур ашъяулык җәеп мәҗлес корган чакта яугирләрнең күңелләрендә күмер шикелле көйрәгән утларын чамаларга да, ант-вәгъдәләр беркетергә дә уңай форсат туды. Аеруча Шөлди кырында җиңелү ачысы кичереп кайткан меңбашларның күңелендә гарьләнү дә, үч тә кайный иде, ярсуларын яшерә алмыйча, әүвәл шулар сүз катты:

      – Мамай сәрдәр түгел, валлаһидыр, түгел! Туктамыш хан белән йөзгә-йөз очрашса, аңа яу кырын ташлап ычкыну берни тормый. Койрыгын төлке шикелле

Скачать книгу


<p>19</p>

Нөгәр – отряд, гаскәр.