Карабәк. Каенсар (җыентык). Вахит Имамов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Карабәк. Каенсар (җыентык) - Вахит Имамов страница 11
Тверь кенәзеннән «беренче сентябрь» дигән җавап алгач, Ягайло тарафына тагын бер мәртәбә чапкын җибәрергә туры килде. Ходайга мең шөкер, ләһ хакиме үз сүзендә таш кыялар сыман мәгърур торды.
– Ким дигәндә өч төмән алпар белән Тын елга ярына килеп басмый калмам!..
Тверьдагы Михаил да, Рәзәндәге Олегныкын кушкач, иң аз дигәндә дә өч төмән сугышчы белән килергә ышандыра. Кәффа белән Солхаттагы җәнәвиз байларына Мамай күптән инде бер ат арбасы алтын-көмеш биреп куйды. Алар бер төмән алпар юлларга вәгъдә итә. Терек, Кура, Сунҗа елгалары буена сыенган кыпчак белән бәҗәнәк, алан һәм кумык бәкләре дә ике төмән җайдак җыймый калмас. Мамай аларга да бүләкне мул юллады. Ә Идел белән Чулман арасына җәелгән Болгар олысы бәкләре бүләксез дә киләчәк. Өч ел элек кенә андагы Кашан белән Болгар, Җүкәтау һәм Казан калаларын урыс кенәзләренең берләштерелгән гаскәре талап кайтты. Җүнкаладагы икейөзле Константин ул чакта бу сәфәргә үзенең зур дружинасы белән бертуган энекәше Борисны юллаган иде. Волын каласыннан Витаутас куып җибәргән кенәз Боброк Мәскәүдәге Дмитрий канаты астында сыену тапкан булган. Дмитрий, бу качак әрәмтамак булып ятмасын әле дип, аңа камыт кидергәндер. Боброк урыс гаскәренең баш сәрдәре сыйфатында юлга чыккан булган. Ахыр чиктә ышанычын аклаган бит, каһәр. Казан белән Болгарны яртылаш яндырып, Мәхмүт солтан белән әмир Хәсәннән күп салым түләтеп, гаскәрен кырдырмыйча кире кайткан. Качак Боброк хәзер дә Мәскәүдә воевода булып йөри, диләр. Димәк, Болгар олысындагы татарлар, ул качактан үч алу өчен оран салып тормасаң да, шундук килеп җитәчәк. Аларның юл өстендә олысларын шул ук урыс кенәзләре талап киткән мукшылар, арлар, чирмешләр бар. Бөтенесе җыйнаулашып килсә, аларның да ике-өч төмән чамасы булулары мөмкин. Ул чагында… ул чагында Мамайның үзенә өч төмәннән артык гаскәр сөйрәп интекмәсә дә була.
Җаек аръягыннан Алтын Урда җиренә Сыгнакта үзен хан дип игълан иткән Туктамыш аяк баскан. Мәскәү кенәзен тезгә чүктергәннән соң, Мамайның әле Туктамыш атлы бушбугазның да тузанын кагасы бар. Гаскәр туздырып йөрү саваплы эш түгел. Гаскәрнең иң зурысы Туктамышка каршы яуда чүлдәге сәйяхка бер йотым су шикелле кирәк булачак бит…
Печән өсте, челлә вакыт дип тормыйча, Мамай төмәннәре җиде йөз дә сиксәненче елның[21] җәй уртасында Борын-Инеш[22] елгасына җиткән иде инде. Җәнәвизләр, Каф таудан ук төшкән әрмәннәр, Көбә үзән[23] аръягыннан килгән кыпчаклар, аланнар, кумыклар – һәммәсе дә монда. Казан ягыннан Идел яры буйлап юыртучы татар-болгарлар, чирмеш-мукшылар Җүнкаладан соң башланган сазлыкларны, карурманнарны үтә алмый җәфалана икән, Мамай, аерым ыстаннар корып, аларны да көтәргә мәҗбүр булды.
Беренче төндә үк үз ыстаныннан ялгыз җайдак чыгып югалуын шәйләмәде дә Мамай. Ә чаптар иясе нәкъ менә Борын-Инеш белән Тын елгалары боргаланып, бер-берсенә кушыла язган дугалыктагы җәйләүләргә җәелгән нәни олыс хуҗасы Хазбулат бәк иде. Челләдәй җәй уртасында бу якларда төн дигәнең бер саплам җеп
21
Милади белән 1380 ел.
22
23