Карабәк. Каенсар (җыентык). Вахит Имамов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Карабәк. Каенсар (җыентык) - Вахит Имамов страница 13

Карабәк. Каенсар (җыентык) - Вахит Имамов

Скачать книгу

сәнәк, чалгы, ыргак, ахыр чиктә күсәк күтәргәннәр. Бу мескеннәр Мамай мирзаның Каф тауларында, Җаек аръягында яуда йөреп чыныккан арысланнарына, юлбарысларына каршы тора аламы инде?! Болар җәнәвизләр, алан вә кыпчаклар яудырган уклар яңгыры вакытында кырау суккан үлән урынына кырылып бетәчәк бит!..

      – Бүтәнчә көтеп булмый, – дип нәтиҗә ясады сәрдәр-мирза төнге зур җыенда. – Ягайло таҗдар утыз гына чакрымда, орыш башлануга килеп җитәчәк ул. Тверь кенәзе Михаил да юлда, безне һич ташламас. Таң атуга, арысланнар, юлбарыслар төсле, ярсып-кайнап, дошман өстенә ташланырга кирәк. Яусыз үткән һәрбер сәгать – дошман файдасына. Алар – үз җирендә, аларга өстәмә көчләр тамчылап булса да гел өстәлеп тора. Урыс гаскәренең үгез урынына көрәюен, көч җыюын көтеп торып булмас. Кояш калкуга ук яуга ташланабыз. Яуга, яуга!..

      Яр буенда томан таралуга, иң беренче итеп ялгыз батырларны алга чыгардылар. Чилу бәк – Мамай мирза белән дистәләгән яуны бергә үткән яугир, үзен бүгенге орышта да кыр хуҗасы сыман иркен тотты. Атлар өстендә беренче мәртәбә күзгә-күз карашып узгач та, боҗра читенә чыгып, корыч калканын җиргә атып бәрде.

      – Бу монахның өстендә көбәсе юк, ә батырлар көрәше гаделлекне сорый, – дип, ике як гаскәр дә ишетерлек итеп оран салды. – Көчләр ике якта да тигез калсын өчен, мин калканны ташлыйм.

      Ике кыя, ике тау шикелле кузгалып, алга ыргылдылар. Аралары күз ачып йомганчы якынайды. Икесенең билендә дә озын кылыч, кулларында тәртә буе сөңге. Бер-берсен иярдән сугып төшерергә ният иткәннәр иде дә, икесенең дә үткен сөңгеләре күкрәкләрен ярып-сытып керде. Ике батыр да чаптарлары белән бергә җир өстенә ауды. Монах җиләненә төренгән орышчының чып-чын яугир булганлыгы шундук ачыкланды – ертык җилән астында өзелгән тимер көбә боҗралары тирә-якта чәчелеп ята иде.

      – Чилу бәк җиңә алмады, начар фал бу, – дип, сәрдәр-мирза чатыры алдына тезелешеп баскан тәнсакчылар усал сүгенеп куйдылар. – Аның каравы урыс батыры да үз үлемен тапты. Ике якта да өмет тигез әле…

      Сафлар тын калуга, Мамай мирза җәнәвизләр төмәнен яуга ташлатты. Алар – җәяүлеләр, әмма һәммәсе дә меңәр тәңкәле корыч көбәләрдән. Очлымнары чүлмәк сыман тоташ, күз ерымнары гына чекерәешеп тора. Калканнарын бергә тезделәрме – дивар хасил була. Беренче рәттәгеләрдә – кылыч белән ыргаклы җиңел сөңге. Боҗра эчендә калганнар дошман өстенә туктаусыз ук яудыра.

      Җәнәвизләр урысның алдынгы полкын, сарык көтүенә ташланган бүре өере сыман, сытып кына барды. Ике төмән сугышчыны кырып бетерүгә, алар дошманның Дмитрий кенәз кул астындагы үзәк алаена[27] барып төртелделәр.

      Мамай янына Болгар олысыннан тупланган аерым төмән башлыгы Бигеш килеп җитте.

      – Митрәй әле өч ел элек кенә безнең Болгар тирәсен дә, Җүкәтау илә Казан тарафын да тулаем талап китте. Мәхмүт илә Хәсән бәкләребез йолым салымы чыгарып түләгәннән соң гына кире борылдылар. Безнең үчебез чиксез. Болардан кан костырырга безгә рөхсәтең бир!

      Мамай

Скачать книгу


<p>27</p>

Алай – полк.