Ватанга тугры калдылар. Хайдар Басыров
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Ватанга тугры калдылар - Хайдар Басыров страница 42
Җидееллык мәктәп тәмамлагач, Салихҗан техникумда укый. Хезмәт юлын 1930 елда ВЛКСМның Бакалы райкомы пропагандисты булып башлый. 1931 елда Казан финанс-икътисад институтына укырга керә. Иң актив комсомолларның берсе була. 1932 елда ВКП(б) сафларына кабул ителә.
1933 елда Татарстанның Акташ МТСы политбүлеге башлыгының комсомол буенча ярдәмчесе итеп тәгаенләнә. 1935 елда ВЛКСМның Арча райкомы беренче секретаре итеп сайлана. 1936 елда комсомолның Татарстан өлкә комитетында бүлек мөдире итеп тәгаенләнә. 1937–1939 елларда Казан химия-технология институтының рабфак укытучысы, аннары КПСС өлкә комитеты лекторы булып эшли (1939–1941).
1941 елда Татарстан АССР Җир эшләре халык комиссариатының политсектор башлыгы урынбасары, 1943 елда ТАССР Халык комиссарлары советы рәисе урынбасары итеп тәгаенләнә.
1947–1950 елларда Салих Гыйлемхан улы ВКП(б) Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбендә укый. Аны тәмамлагач, берничә ай ВКП(б) Үзәк Комитеты аппаратында эшли.
1951 елда ул КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре итеп сайлана. 1957 елдан алып икенче секретарь вазифасын башкара.
1960 елның сентябреннән 1983 елда пенсиягә киткәнче Татарстан АССР Югары Советы Президиумы рәисе булып эшли. Ул КПССның XXI–XXV съездлары делегаты, ТАССР Югары Советы депутаты, КПСС Үзәк Комитеты ревкомиссиясе әгъзасы, КПССның Татарстан өлкә комитеты бюросы әгъзасы итеп сайлана.
Октябрь революциясе, өч Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, «Почёт Билгесе» орденнары белән бүләкләнә.
Салихҗан ага яшьрәк чакта туган якларына еш кайтып йөрсә дә, еллар үткән саен, мондый мөмкинлекләр азая. Ә менә Әсма апага күчтәнәчләре бик еш килә иде. Посылка белән дә, кешеләр артыннан да җибәрде.
Чакмагышлар Казанга аның янына хуҗалык мәсьәләләре буенча еш бардылар. Әйтик, 70 нче елларда борчак чәчүлекләре арттырылды. Ә менә аны җыеп алу техникасы, төгәлрәк әйтсәк, ургычлар җитми иде. ЖБА-3,5 маркалы шул ургычларны Татарстаннан кайтара башладылар. Ленин исемендәге колхозның атаклы рәисе, Салихҗанның Калиновка мәктәбе буенча сабакташы Иван Князев, Казанга барып, Батыевны күреп, ничәдер данә шул ургычны алу бәхетенә беренчеләрдән булып ирешкән иде. Аның артыннан башка берничә колхоз рәисе дә Казанга юл алды. Һәм, әлбәттә, буш кул белән кайтмадылар.
Чакмагыш район газетасы хезмәткәре, танылган журналист Хаккый Фәттахов та берчак Казанга барып чыккан. Ул 1971 елның мартында «Игенче» газетасында «Тәртипкә сала торган йорт» исемле мәкаләсен бастырды. Хаккый дустымның бу язмасыннан өзекләр бирү дә урынлы булыр дип уйлыйм.
«Казанга килгәннең икенче көнендә үк, кыенсыныбрак булса да, аның янына киттек. Сентябрьнең соңгы көннәре. Шулай да кояш җәйгечә, матур елмая. Казан диңгезе ягыннан төшкән алтынсыман нурлар Сөембикә манарасында, Спас башнясында уйный. Мәскәүдәге кебек Кремль сәгате иртәнге 9 ны суга. Кремльгә керердән алда сине патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең мәһабәт һәйкәл комплексы