Ватанга тугры калдылар. Хайдар Басыров
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Ватанга тугры калдылар - Хайдар Басыров страница 37
2007 елның 15 феврале иде. Иртә белән Татарстан радиосы һәм телевидениесе, көн яңалыклары турында сөйләгәндә, «Бүген патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 101 ел тула. Шул уңай белән аның һәйкәленә чәчәк салу оештырылачак, Татарстан Дәүләт музеенда Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» күрсәтеләчәк, шагыйрьнең музей-фатирында язучыларның очрашуы үтәчәк» дигән хәбәр җиткерде.
Иртән сәгать 11 дә Казан Кремле янындагы һәйкәл тирәсенә Татарстанның күренекле әдипләре, фән, сәнгать эшлеклеләре, журналистлар, туган тел һәм әдәбият укытучылары, Җәлил тормышы, көрәше, иҗаты белән кызыксынучылар җыелды.
Кыска гына митинг булды. Татарстан Язучылар союзы рәисе Мәхмүт Мирза һәм башка әдипләр сөйли. Җәлил һәйкәленә һәм аның белән бергә җәзалап үтерелгән ун патриот барельефына чәчәкләр – кызыл канәферләр салына.
Аннары бу тантанага җыелган халык Татарстанның Дәүләт музеена үтә. Биредә Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышланган зур күргәзмә оештырылган иде.
«Моабит дәфтәрләре» хәзер музейның иң кадерле экспонатларын саклау бүлегендә тора икән. Елга бер мәртәбә шагыйрьнең туган көнендә – 15 февральдә – аны халыкка күрсәтү оештырыла. Бу йола быел да зур тантана белән үтте.
Музей залында тантаналы да, моңсу да музыка яңгырый. Казан танк училищесы курсантлары зал, коридорлар, баскычлар буйлап хөрмәт каравылына баса. Татарстан Язучылар союзы вәкилләре, иң кадерле истәлекне – пыялалы кечкенә стенд эченә куелган «Моабит дәфтәрләре»н алып, күргәзмә урнашкан урынга юнәлә. Быел бу дәфтәрләрне күтәреп бару миссиясе Муса Җәлил исемендәге әдәби премия лауреаты шагыйрь Ркаил Зәйдуллага тапшырылган.
Дәфтәр кызыл тукыма белән уратып алынган махсус постаментка куела. Училище курсантлары аның ике ягында хөрмәт каравылында тора. Язучылар Рафаэль Мостафин, Айдар Хәлим, Ркаил Зәйдулла, Ренат Харис һәм башкалар Муса Җәлил, аның көрәш юлы, үлемсез иҗаты турында сөйлиләр.
Бирегә килгән халык зур кызыксыну белән «Моабит дәфтәрләре»н карый. Кәгазь битенең дүрттән бере зурлыгында, кулдан эшләнгән дәфтәрчекләр, күпме юллар үтеп, Казанга кайта һәм татар халкының иң кадерле истәлегенә әйләнә.
Бу көнне төштән соң Муса Җәлилнең музей-фатирында да әдәби чара үтте. Бирегә язучылар, укучы яшьләр, студентлар, Муса иҗатын хөрмәтләүче башка кешеләр килде.
Быелгы әдәби чара Мусаның иң якын дусты, аның тормыш һәм иҗатын өйрәнү буенча гаять зур эшләр башкарган Гази Кашшаф истәлегенә багышланган иде.
Музей-фатир хезмәткәрләре алып барган әдәби кичәдә язучылар, галимнәр Рафаэль Мостафин, Ренат Харис, Шаһинур Мостафин һәм башкалар катнашты.
Казан дәүләт консерваториясе профессоры Булат Галиев, скрипкада Сара Садыйкованың көйләрен башкарып, йөрәкләребезне җилкетте.
Бу кичәдә без дә, чыгыш ясап, Башкортстан халкы өчен дә Муса Җәлилнең бөек шәхес икәнен сөйләдек.
«Моабит дәфтәрләре»нең