Ватанга тугры калдылар. Хайдар Басыров

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ватанга тугры калдылар - Хайдар Басыров страница 34

Ватанга тугры калдылар - Хайдар Басыров

Скачать книгу

янында урала. Бура куярга өйрәнә. Урындык, шкаф, сандык кебек әйберләр ясый. Ул «дүртле»-«бишле»гә генә укый. Артта калган укучыларга да ярдәм итә, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша.

      Туган авылында җидееллык мәктәп тәмамлаганнан соң, колхозда төрле эштә йөри.

      1935 елның җәендә 18 яшьлек егет Казанга килә, бер ел чамасы химия заводы төзелешендә җир казучы булып эшли. Аннары Казанга сәүдә техникумына укырга керә. Иң актив укучыларның берсе була. Үзешчән сәнгатьтә дә катнаша, моңлы итеп җырлый, гармунда да уйный, спорт белән шөгыльләнә. Мылтыктан ату буенча шәһәр ярышында җиңүче булып чыга. Комсомол эшендә дә алдан йөри.

      Техникумнан соң Киров шәһәренә товаровед итеп тәгаенлиләр. Бик аз гына эшләгәч, 1939 елның көзендә Кызыл Армия сафларына алына.

      Берничә ай хезмәт иткәннән соң, аны кече командирлар курсларына укырга җибәрәләр.

      Хәрби курсларны 1941 елның июлендә тәмамлап, лейтенант званиесе ала. Аны шунда берничә айга инструктор-укытучы итеп калдыралар.

      1941 елның октябрендә фронтка китә. Аны Мәскәү янында оборонада торган частька рота командиры итеп тәгаенлиләр. Шул чорда туган йортына бер генә хаты килә. Сугыш беткәнче, башкача бернинди дә хәбәр-хәтере булмый, әти-әнисе төрле җирләргә язып, эзләтеп карагач, Оборона министрлыгыннан Зиннәт Хөснуллинның Брянск юнәлешендәге каты сугышларда хәбәрсез югалуы турында хәбәр итәләр.

      1955 елның җәендә Муса Җәлилнең батырлыгы, аның көрәштәшләре турында радиотапшыруда Зиннәт Хәсәнов исеме дә атала. Бу тапшыруны Хөснулла агай да тыңлый һәм Татарстан радиокомитетына хат яза. Аны Җәлил тормышын өйрәнүче язучыларга, галимнәргә бирәләр. Шулай итеп, Зиннәтнең сугышта, әсирлектә күргәннәре ачыклана, аның данлы исеме Туган иленә кайта.

      Полкташларының истәлекләренә караганда, Зиннәт Хәсәнов Брянск юнәлешендәге Спас авылында каты яраланган һәм әсирлеккә эләккән. Лагерьдан лагерьга куып йөртә торгач, аны Польша җиренә китерәләр.

      Ошта очрашканда, Рушат Хисаметдинов түбәндәгеләрне сөйләгән иде: «Мин Зиннәт Хәсәнов белән Демблин лагеренда таныштым. Ул сабыр холыклы, аз сүзле, мөлаем кеше иде. Едлинога килгәч, «Идел-Урал» легионы төзелгәндә, аны да яшерен оешмага җәлеп итәргә булалар. Җырчы буларак, ул хор-музыка капелласында катнаша».

      Ә Гарәф Фәхретдинов Зиннәт турында болай дип сөйләде:

      «Безне җыр таныштырды. Демблин лагеренда мин еш кына җырлый торган идем. Шул чагында безнең барак халык белән тула, Зиннәт тә килә. Ул да җырга кушыла. «Сарман» көен аеруча матур башкара иде. Соңыннан Едлинода хор капелласында мин җырчы, ә ул нәфис сүз сөйләүче булды, спектакльләрдә дә уйнадык.

      Яшерен оешма кушуы буенча, Зиннәт Берлин белән Едлино арасында бәйләнеш булдыру хәстәрен күрә. Аннары аңа Берлиннан «Идел-Урал» газетасын алып кайту бурычы йөкләтелә. Газета белән бергә яшерен оешманың листовкаларын алып кайта. Концерт вакытында аларны әсирләр һәм легиончылар арасында тарата. Ул аларны кларнет футлярына салып йөрткән

Скачать книгу