Ватанга тугры калдылар. Хайдар Басыров

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ватанга тугры калдылар - Хайдар Басыров страница 32

Ватанга тугры калдылар - Хайдар Басыров

Скачать книгу

style="font-size:15px;">      Яшерен оешманың үзәген оештыру Муса Җәлилгә йөкләнә. Моның өчен ул дуслары арасыннан иң ышанычлы кешеләрне сайлап ала. 1943 елның язына көчле яшерен оешма барлыкка килә. Вульхайдеда курслар беткәч, күп кенә подпольщиклар хәрби әсирләр арасына, лагерьларга, Польшадагы легионга җибәрелә.

      Яшерен оешманың төп өлеше – Алишев, Булатов, Шабаев, Саттаров һәм башкалар – Җәлил җитәкчелегендә Берлинда кала. Симаев радиокомитеттагы төркемне җитәкли. Җәлил легионны таркату, Радом, Едлинода гомумвосстание әзерләү эшенә керешә.

      Симаевны 11 августта кулга алалар, телен чишү өчен, фашистлар төрле ысуллар кулланалар. Яшерен оешманың күп җепләре аның кулында булуын немецлар сизенә. Михаил Иконниковның сөйләвенә караганда, Принц-Альбрехтштрасседа гестапоның җир асты камераларында, махсус җәзалау камераларында газаплыйлар. Аңа шулай ук психологик басым ясала. Тормыш рәхәтлекләренә ымсындырып та карыйлар. Дусларың сине сатты дип тә сөйлиләр. Күзгә-күз очраштырып, төрлечә кыландыралар.

      Әмма дошман максатына ирешә алмый. Әхмәт барлык җәзалауларны батырларча кичерә.

      1944 елның август урталарында Рениеро Ланфрединины Алиш, Симай һәм Баттал камерасына күчерәләр. Үлемгә аларны шул камерадан алып китәләр. Шул чакта Әхмәт итальян кешесен кочаклый да: «Син үлемнән курыккан идең… Ә хәзер менә без үлемгә барабыз», – ди.

      Әхмәт сугыш чорында да, әсирлектә дә, Берлин төрмәләрендә дә шигырьләр яза. Җәлил кебек ул да кәгазь битләреннән дәфтәрчек ясап, шигырьләрен шунда туплагандыр дигән фаразлар бар. Үкенечкә каршы, алар килеп җитмәгән. Мөгаен, тентү вакытларында фашист күзәтчеләре кулына эләккәндер.

      Симаевның сугышка кадәр язылган ике дәфтәр шигырьләре Гази Кашшафта саклана. Сугыш беткәч, чик сакчысы Козазаев Германиядә журналист Симаев турында язу таба. Ул Мәскәү өлкәсе газетасына түбәндәге эчтәлектәге хат белән мөрәҗәгать итә: «Мин, кызылармеец Козазаев, Германиядәге сәяси төрмәләрнең берсендә, очраклы рәвештә, тәрәзәләрне каплау өчен куелган, мамыктан тукылган япмага язылган сүзләргә тап булдым. Анда урыс хәрефләре белән түбәндәге сүзләр бар иде: «Биредә журналист, мәскәүле Симаев утырды. 1944 елның 13 февралендә Германиянең Империя Хәрби суды тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителдем. Без биредә барлыгы 11 кеше, алар барысы да сәясәт өчен үлем җәзасына хөкем ителгән. Кем бу юлларны укый һәм Русиягә исән кайта, шул минем хатыным Валентина Листопадка, Мәскәү өлкәсе Воскресенск шәһәренә яисә минем абыйларыма һәм якын туганнарыма хәбәр итсен. Мәскәү – Симаевка. К сему Симаев 12 февраль 1944 ел».

      Иптәш Симаевның, безнең дустыбыз һәм туганыбызның, исеме ачыклана алмады. Ул пычранган иде. Шуның өчен үтенеч белән мөрәҗәгать итәм. Шушы текстны басып, газета аша аның туганнарына, хатынына хәбәр ителсен. Төгәл адресы күрсәтелә. К сему Козазаев, 21 июль, 1945. Германия, г. Дрезден».

      1945 елның 20 июнендә Совет Армиясе капитаны Лукьянов Әхмәт Симаевның хатынына фашист суды карары нигезендә

Скачать книгу