Ватанга тугры калдылар. Хайдар Басыров

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ватанга тугры калдылар - Хайдар Басыров страница 27

Ватанга тугры калдылар - Хайдар Басыров

Скачать книгу

1942 елның 13 декабреннән 1943 елның гыйнварына кадәр Вустрауда була. Гыйнвар уртасында Алиш белән Рәхим Саттарны Берлинга «Идел-Урал» газетасы редакциясенә җибәрәләр. Алишны редакциянең әдәбият-мәдәният бүлеге мөдире итеп куялар. Саттар фотокорреспондент була.

      Берлинда эшкә һәм фатирга урнашу белән Алиш, газетага материал җыю максатында, Едлинога легиончылар урнашкан урынга чыгып китә. Ул чагында 825 нче батальонны партизаннарга каршы җибәрергә әзерлиләр. Алиш баракларда була. Шигырьләр укый. Ул киткәч тә, шигырьләре бараклар буйлап кулдан-кулга йөри. Башкортстан кешесе Тәлгать Гыймранов, маргарин кәгазеннән дәфтәрчек ясап, шул шигырьләрнең берничәсен күчереп яза. Соңыннан Җәлил исеме бөтен дөньяга шаулагач, ул үз дәфтәрендәге шигырьләрне Мусаныкы дип матбугатта бастыра. Ныклап тикшерә башлагач, алар Алишныкы булып чыга. Кайберләре «Идел-Урал» газетасында да басылган икән.

      Алиш Едлинога 1 нче батальондагы яшерен оешма белән бәйләнеш урнаштырырга килгәндер дип уйланыла.

      Ул, «Идел-Урал»да эшләп, газета битләрендә Совет иленә каршы бер мәкалә дә язмый. Тукай, Такташ, Каюм Насыйри кебек атаклы татар язучылары турында материаллар бирү белән генә чикләнә. Кайбер мәкаләләрен игътибар белән укыганда, фашистларга каршы фикер булуы сизелә.

      Редакциядә эшли башлау белән, Алиш Мусаны да иреккә чыгару өчен тырыша. Мусага берничә мәртәбә азык-төлек җибәрә. Берәр айдан Мусаны да чыгаралар һәм Татар комитетында культура-агарту эшләре өчен җаваплы кеше итеп куялар.

      Алиш белән Мусага эшләре буенча иркен йөрергә мөмкинлек туа. Алар бик еш очрашалар. Шымчылар, фашист ярдәмчеләре күзенә ташланмас өчен, яшерен очрашу урынын да табалар. Берлинда Хафиз исемле кешенең бакалея кибете бик уңай урын була.

      825 нче батальон партизаннар ягына чыккач, Алиш бу вакыйгага багышлап шигырь яза.

      1943 елның май башында Рәхим Саттар берничә кешене үзе белән ияртеп качып китә. Яшерен оешма аны, фронт сызыгы аша үтеп, безнең командование белән элемтә урнаштырырга җибәрә. Ләкин алар фронт сызыгы аша үтә алмый, кайдадыр югала.

      Бу хәлдән соң Муса белән Алиш өстеннән күзәтү көчәя. Үзен кулга алулары ихтимал дип уйлап, Алиш Р. Вафа исемле кешегә ике блокнот бирә. Берсендә – үзенекеләр, икенчесендә Рәхим Саттар шигырьләре була. Соңыннан Р. Вафа бу блокнотларны Донбасстан Германиягә эшкә китерелгән бер татар кызына бирә. Р. Саттар блокноты туган илгә кайта, ә Алишныкы кайдадыр югала.

      Легионда булып, исән кайткан кешеләр сөйләвенә караганда, 1943 елның август башларында аны Милли комитетлар артыннан күзәтүче немец офицеры Людерзенга чакырып алалар. Шул китүдән ул кайтмый. 1944 елның башларында Вафа аның төрмәдән язган хатын ала. Алиш үзенең һәм иптәшләренең кулга алынуын, үзләрен дәүләт җинаятьчеләре дип хөкем итәргә җыенуларын хәбәр итә.

      Р. Вафа Алиштан тагын да берничә хат ала. Ул Алишның Шәфи Алмас исеменә хат язуын да ишетә. Алиш Шәфи Алмастан Мусаны коткаруларын үтенгән. Аның бөтен татар халкына кирәклеген әйткән.

      1944

Скачать книгу