Ватанга тугры калдылар. Хайдар Басыров
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Ватанга тугры калдылар - Хайдар Басыров страница 26
Аны гильотинага икенче булып алып китәләр. Ул 12 сәгать 09 минутта һәлак ителә.
4. АБДУЛЛА АЛИШ
Абдулла Барый улы Алишев 1908 елның 15 сентябрендә Татарстанның Спас районы Көек авылында туа. Аларның тугыз буын теркәлгән шәҗәрәсе сакланган. Нәсел башында Галишах исемле атаклы, укымышлы кеше булган. Шуннан нәсел фамилияләре дә башта Галиша, соңыннан Алиш булып киткән.
Революциядән соң Абдулла Спас авылының җидееллык мәктәбендә укый. Шунда пионерга, аннан комсомолга керә. Ул яшьтән бик актив була. Пионер һәм комсомол оешмаларының эшчәнлегендә катнаша. Комсомол бюросына сайлана. Отряд вожатые булып эшли. Авыл байларын, муллаларны тәнкыйтьләп җырлар чыгара.
7 нче класста укыган вакытта, ул, укытучы булырга теләп, Спас педагогия техникумына укырга керә. Берьюлы ике урында укый. Әмма беренче курсны тәмамлаганнан соң, Казанга китеп, җир төзү техникумына укырга керә. Монда да ул иң актив студентлардан санала. Кулъязма журнал, техникумның стена газетасын чыгаруда катнаша. Әдәби түгәрәкнең актив әгъзасы була. Шигырьләр-нәсерләр иҗат итә. Яшьтән үк Тукай иҗаты белән кызыксына. Казанга килгәч, Такташ иҗатына гашыйк була. Соңрак шагыйрьнең үзе белән таныша.
Җәйге каникул вакытында туган авылына кайтып, сәяси-агарту эшләрендә катнаша. Халык каршында лекцияләр укый, әдәби-музыкаль кичәләр оештыра. Бу чорда да шигырьләр, пьесалар яза.
Җир төзү техникумының соңгы курсында укыганда, 1930 елда аны практикага Минзәлә кантонына җибәрәләр. Берничә ай буе авылларда йөри, колхозлар оештыруда катнаша. Минзәлә район газетасында дистәләгән шигырьләрен бастыра.
Техникумны тәмамлаганнан соң, аны Казанның ГРЭС төзелешенә десятник итеп җибәрәләр. Ул Кабан күле буендагы электр станциясе төзелешендә эшли. Бу чорда да язуын активлаштыра. Хәзер инде ул каләмгә күбрәк тартыла. 1933 елда тулысынча журналист эшенә күчә. «Техника» һәм «Пионер каләме» журналларының әдәби хезмәткәре һәм җаваплы секретаре булып эшли. Сугыш башланыр алдыннан, татар радиокомитетында редактор була. 1936 елда ул Казан педагогия институтына читтән торып укырга керә, ләкин тәмамларга өлгерми, сугыш чыга.
1931 елда Алишның «Отряд флагы» җыентыгы басыла. 1932 елда Кабан күле буендагы электр станциясе төзелешенә багышланган «Кабан җиңелде» китабы чыга.
30 нчы еллар уртасында ул әдәбиятка ныклап кереп китә. Балалар язучысы буларак иң популяр әдипләрнең берсенә әверелә. Аның бер-бер артлы чыккан китапларын тәнкыйтьчеләр дә, укучылар да хуплап кабул итә.
Шул ук елларда Алиш драматург буларак көчен сынап карый. Республика театрларында аның пьесалары куела.
Сугыш алдыннан булган унике ел вакыт эчендә йөздән артык мәкалә, очерк, кыска хәбәрләр бастыра. Дүрт пьеса яза. Тәрҗемә белән дә шөгыльләнә. Алиш Җәлил белән 30 нчы еллар башында ук дуслаша. Муса Алиш әсәрләренә рецензияләр