Ватанга тугры калдылар. Хайдар Басыров
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Ватанга тугры калдылар - Хайдар Басыров страница 28
Алар «Урал» кунакханәсенең дәвамы булган йортның подвалында яшиләр. Бу подвалның яртысын алар били, икенче яртысында татар халкының атаклы язучысы Шәриф Камал гаиләсе яши. Ә каршыда гына «Хөсәения» мәдрәсәсенең шундый ук подвалында Җәлилләр гаиләсе көн күрә. Алар бер-берсенә таныш була. Хәтта кунакка да йөрешәләр. Муса Фоатка караганда 7 яшькә өлкән булса да, алар бик тиз дуслашып китәләр, бергә уйныйлар. Алар янына Фоатның икетуган кардәше, булачак балалар язучысы Җәвад Тәрҗеманов та килеп йөри. Бу вакытта Муса шулай ук булачак язучы Төхвәт Ченәкәй белән дә аралаша.
Фоатның әтисе Зыязетдин башта «Хөсәения» мәдрәсәсенең хуҗалык эшләрен алып бара. Шунда ук Мусаның әтисе Мостафа ихата себерүчесе, җыештыручы булып эшли. Соңрак Зыязетдин ага «Восточный кустарь» дигән артельгә күчә.
Фоатлар дүрт бала үсә. Абыйсы 19 яшендә тиф авыруыннан вафат була. Ике апасы, малайны тәрбияләү өчен, зур тырышлык куялар. Ырымбурда совет власте урнашкач, «Урал» номерларында, ягъни кунакханәсендә ир балалар мәктәбе оеша. Башка малайлар укырга йөри башлагач, Фоат та шушы мәктәпкә бара.
Малай бик шук, шул ук вакытта бәләкәй чагыннан ук батыр йөрәкле була. Туганнары, аны белгән кешеләр Фоат белән булган төрле маҗаралы хәлләрне хәтерлиләр. 6 нчы класста укыганда, ул мәктәпне ташлап китә һәм ФЗӨ мәктәбен тәмамлый. Башта токарь ярдәмчесе була, аннары тиз арада үзе дә шушы һөнәр остасына әверелә.
Шул ук вакытта белемен арттыру турында да уйлый. Үзлегеннән укып, экстерн тәртибендә урта мәктәп имтиханнарын тапшыра, Ленинградның финанс-икътисад институтына укырга керә. Бер елдан соң ошатмыйча укуын ташлап, Казанга кайта.
Бу шәһәрнең төзелеш институтына укырга керә. Ул бик сәләтле егет була, барысына да өлгерергә тырыша. Укуда да алдынгы була. Берьюлы берничә спорт секциясенә йөри, җәмәгать эшләрендә дә, үзешчән сәнгать түгәрәгендә дә катнаша. Тәбәнәк буйлы, юантык гәүдәле, көчле бу егет җиргә нык басып йөри, үзенең һәр көнен файдалы эштә үткәрергә тели.
Медицина институтында укучы Сәгадәт исемле кызга гашыйк булып, аңа өйләнә. Альфред исемле уллары туа, әмма ул яшьли үлә. Янә Әсфирә исемле кызлары дөньяга килә.
Институтны бетергәч, Фоатны Кырымга шоссе юллар төзүче инженер итеп җибәрәләр. Ул гаиләсе белән Ялта шәһәрендә «Тау кояшы» шифаханәсе бинасында яши. Апасы да шунда врач булып эшли.
1940 елда аны хәрби хезмәткә алалар. Ул Белоруссиядә, илнең көнбатышында хезмәт итә. Сугышның беренче көненнән чолганышта калып, хәбәрсез югала.
Фоатның әсирлектә күргәннәре ныклап ачыкланмаган. Польшаның Седльце лагеренда булганы, Муса Җәлил белән очрашканы гына билгеле. Аннары аны Вустрау лагеренда тоталар, соңыннан Берлинга күчерәләр. Биредә ул Гариф Шабаев һәм Рәхим Саттаров белән таныша. Алар Фоатны патриотик группага җәлеп итәләр. Яшерен комитет