Ватанга тугры калдылар. Хайдар Басыров

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ватанга тугры калдылар - Хайдар Басыров страница 24

Ватанга тугры калдылар - Хайдар Басыров

Скачать книгу

бирә. Бер-ике елдан әнисе, кече балаларын ияртеп, Гайнанның берүзен калдырып, яңадан Актүбәгә элекке эш урынына кайтып китә.

      Гайнан Куян авылы мәктәбендә укый. Ул иң яхшы укучылардан санала. Замандашлары малайның бик шук булуын хәтерлиләр. 1933 елда егет Бәрәңге педагогия техникумына укырга керә. Монда да ул яхшы укый, аеруча математика һәм физиканы җиңел үзләштерә.

      Шуның өстенә Гайнан әдәбият белән дә мавыга. Ул бик күп укый, шул заманның патриотизм тәрбияләү үрнәге булган «Корыч ничек чыныкты?» (Н. Островский), «Кигәвен» (Э. Войнич) китапларын укый.

      Ул физик яктан да бик нык була. Спорт белән шөгыльләнә, чаңгы шуа, волейбол уйный.

      Җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, стена газетасы, кулъязма әдәби журнал чыгаруда катнаша, драмтүгәрәкне җитәкли, артта калган курсташларына ярдәм итә. Техникумда аны комсомол оешмасы секретаре итеп сайлыйлар.

      Мәктәптә укыган чагында ук, малай берничә шигырен Мәскәүгә «Октябрь баласы» журналына җибәреп карый. Журналның редакторы Муса Җәлил: «Шигырьләрең әлегә басарлык түгел, әмма өметеңне өзмә, язуыңны дәвам ит», – дип җавап бирә. Менә бит нинди язмыш, димәк, алар сугышка кадәр берничә ел элек үк бер-берсен белгәннәр.

      1936 елда ул Казанга, яраткан язучысы Кави Нәҗми янына бара. Үзе белән барлык язган әсәрләрен дә ала. Казаннан шатланып кайтуы билгеле.

      1936 елның җәендә Гайнан техникумны «бик яхшы» билгеләренә тәмамлый, аны Куян авылы мәктәбенә физика-математика укытучысы итеп тәгаенлиләр.

      Бер ел биредә эшләгәч, 1937 елның декабрендә Г. Кормаш әнисе янына Актүбәгә күчеп китә. Башта егет Актүбә Мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли, аннан дүртенче номерлы мәктәптә физика һәм математика укыта. Монда да ул үзен булдыклы яшь педагог, яхшы оештыручы итеп таныта. 19 яшьлек егетне мәктәп директоры итеп куялар. Ул Мәдәният йорты белән дә элемтәсен өзми, драмтүгәрәк белән җитәкчелек итә. Сәхнәдә дә уйный.

      1939 елда хәрби хезмәткә алына. Кече командирлар курсларын тәмамлагач, аңа башта өлкән сержант, соңыннан, фин кампаниясендә катнашканнан соң, кече лейтенант званиесен бирәләр. Ак финнар белән сугыш вакытында ул үзен кыю сугышчы итеп күрсәтә.

      Бөек Ватан сугышы башланган көннәрдә Кормаш Гомель шәһәре тирәсендә хезмәт итә. Сугышның беренче көннәреннән үк ул ут эчендә була. Армиядә хезмәт иткәндә, ул радио эшен дә үзләштерә. Аны махсус задание белән дошман тылына җибәрәләр. Шул китүдән ул әйләнеп кайтмый.

      Ош шәһәрендә Рушат Хисаметдинов белән очрашканда, Гайнан Кормаш турында ул миңа түбәндәгеләрне сөйләде: «Бу егет үзенең әсир төшү тарихын сөйләргә яратмый иде. Күрәсең, шушы хәлгә таруын ул аеруча авыр кичергәндер. Лагерьдан лагерьга күчереп йөртә торгач, аны Демблинга китергәннәр. Мин үзем Демблин лагерена 1942 елның көзендә килеп эләктем. Бик нык ябыккан идем. Шул чагында кухняда эшләп йөрүче Гайнан Кормаш белән таныштым. Ул миңа кухнядан эштән кайтышлый я берәр пешкән бәрәңге, я чөгендер яфрагы, я маргарин кәгазе алып кайта иде. Аны ут

Скачать книгу