Ватанга тугры калдылар. Хайдар Басыров

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ватанга тугры калдылар - Хайдар Басыров страница 19

Ватанга тугры калдылар - Хайдар Басыров

Скачать книгу

Фашистлар, үзләрен бар кешедән өстен санап, Көнчыгыш легиончыларына мыскыллы күз белән карыйлар. 1944 елның июнендә Геттинген университеты каршында муллалар әзерләү курсы оеша. Аның тыңлаучылары арасында төрле хәрби формированиеләрдә эшли башлаган муллалар да, бу эшкә керешергә уйлаганнар да була.

      1944 елның 26 ноябрендә Дрезден шәһәрендә муллалар мәктәбе эшли башлый. Ул, нигездә, СС берләшмәсе өчен дин әһелләре әзерли.

      Курс һәм мәктәп тәмамлаучыларны мулла яисә обер-мулла чины биреп, төрле хәрби һәм эшче роталарга, батальоннарга, бригадаларга җибәрәләр.

      1917 елгы Октябрь революциясеннән соң безнең илдә дингә каршы көрәш дәүләт әһәмиятендәге эш булып торды. Чиркәүләрне шартлаттылар, мәчетләрне сүтеп алдылар, дин кешеләрен зинданнарга озаттылар, күпләрен 1930–1937 елларда атып үтерделәр. ВКП(б) һәм ВЛКСМ Уставларында коммунистлар һәм комсомоллар дингә каршы көрәшергә тиеш дигән пункт та бар иде.

      Халыкның буын-буыннан килгән гореф-гадәтләренә, иман-инануына балта белән чабуны кешеләр авыр кичерде, әлбәттә. Дингә ышанучы өлкәнрәкләр тыштан сиздермәде, ә күңелләре белән совет дәүләтенә рәнҗиләр иде. Ә яшь буын динсез-имансыз итеп тәрбияләнә башлады.

      Фашист идеологлары моны яхшы аңлый, һәм алар, дин иреге бирәбез дип, әсирлеккә эләккән мөселманнарны үз якларына аударырга, аларны немецка тугры хезмәт иттерергә телиләр.

      Легионнарда дини йолаларны үтәүне оештыру өлкәнрәк яшьтәге күпчелек мөселман әсирләрендә яклау таба. Бу мәсьәләдә алар немец командалыгы тырышлыгын уңай бәялиләр. Әмма алар язмышын хәл итүдә дин төп рольне уйнамый бит. Яшьрәк буынны, дәһрилек рухында тәрбияләнгән элекке Кызыл Армия солдатларын дин мәсьәләсе, гомумән дә, артык борчымый.

      Кыскасы, немец фашистларының үз максатларында ислам динен дә файдаланырга кирәк дигән идеясе легионнарда булган мөселман әсирләрен идеологик эшкәртүдә артык зур роль уйнамый. Моны шул эшне оештыручы немецлар үзләре дә таный. Кайберәүләре сугыш чорында ук бу турыда язып чыга, сөйли, икенчеләре сугыштан соң язган китапларында бәян итә.

      II бүлек

      ИЗГЕ СУГЫШ ШӘҺИТЛӘРЕ

      1. МУСА ҖӘЛИЛ

      Муса Мостафа улы Җәлилов 1906 елның 15 февралендә Ырымбур өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып туа. Әтисе Мостафа Габделҗәлил улы авылдагы иң мәгълүматлы кешеләрнең берсе дип исәпләнә. Халык арасында килеп туган сорауларга бик тиз җавап таба алган ул. Мостафа 8 яшеннән Шарлыктагы мануфактура кибетендә товар ташучы булып эшли башлый. Татарча һәм урысча укырга-язарга өйрәнә. Үсә төшеп, мөстәкыйль тормыш коргач, авылда бакалея ларёгы ача. Әмма аның эшләре алга бармый. Бераздан бу кибете ябыла. Тормыш авырлыгыннан Мостафа агай 1913 елда, өен сатып, гаиләсе белән Ырымбур шәһәренә күчеп килә. Гаилә башлыгы биредә төрле эшләр белән шөгыльләнә. Кырыктартмачы да, приказчик та, икмәк пешерүче дә, иске-москы җыючы да була. Алар анда «Хөсәения»

Скачать книгу