Ватанга тугры калдылар. Хайдар Басыров

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ватанга тугры калдылар - Хайдар Басыров страница 15

Ватанга тугры калдылар - Хайдар Басыров

Скачать книгу

укыта башлыйлар. Бу эштә Унглаубе үзе, А. Таһиров, И. Гайса, Ш. Нигъмәти кебек элекке офицерлар һәм арадашчылык активлары катнаша. 24 кешелек төркемне укытып чыгаралар. Шуның унысын, командир булырлык дип, ВТБС штабына җибәрәләр.

      Башка хәрби берләшмәләрдәге буталыш, качу хәлләре СС частьларында дә кабатлана. 1944 елның 25 декабрендә Төркестан полкы командиры Гулам Алимов, үзенә буйсынган 458 ССчыны алып, Словакия партизаннары ягына чыга (дөрес, аларның бер өлеше гыйнвар башында кире кайта).

      Хәрби сводкаларда татарларның да качу очраклары турында хәбәрләр була.

      1945 елның 12 гыйнварында ВТБС командиры Һарун әр-Рәшид Венага телеграф аша түбәндәгеләрне хәбәр итә: «Ышанычсыз булган өчен, Идел буе татарларын коралсызландырдык. Алар большевистик ышану белән йөриләр, урысча да сөйләшәләр, дингә дә артык бирелмиләр».

      Яңадан дүрт көннән берләшмә командиры ССның баш идарәсенә түбәндәге телеграмманы бирә: «Минем тарафтан 187 Идел-Урал татары, коралсызландырылып, хәрби әсирләр лагерена озатылды. Алар арасында политруклар булган».

      Х. Унглаубе истәлекләрендә ССның Идел-Урал сугышчан төркемендә баш күтәрү очрагы, анда татар булмаган күп командирлар үтерелүе турында мәгълүмат бар.

      1945 елның 18 февралендә Һарун әр-Рәшид СС баш идарәсенә: «Идел-Урал хәрби төркеме 74 кешедән тора, командирлары юк. Шуңа күрә Кырым татарлары төркеменә бирелделәр», – дип хәбәр итә.

      Хәрби әсирләрдән СС частьлары төзү идеологы Р. Ольшаны берләшмәдәге хәлләр нык борчый. Ул, үзеннән җаваплылыкны төшерү өчен, ВТБС командиры Һарун әр-Рәшидне гаепләп, югары оешмага хат яза. Имеш, әр-Рәшид командирлар әзерләүгә җитди карамаган, әсирләрнең командирларны сайлау тәртибен керткән һәм башка җитешсезлекләргә юл куйган. Шулай итеп, СС частьларындагы аз санлы татарлар да немецка тырышып хезмәт иткән дип булмый.

      НЕМЕЦ ХӘРБИ ЧАСТЬЛАРЫНДАГЫ ТАТАРЛАР

      Без нинди гаскәри частьларда күпме татар булганын югарыда әйтеп киттек. Инде хәрби берләшмәләрдә барлыгы ничә татар әсире исәпләнүен сөйлик.

      Иң башта «татар» дигән терминны аңлатып китик. Бу очракта «татар» термины татар милләтеннән булган кеше, этник татар дигәнне генә аңлатмый, ә җыелма мәгънәне, «Идел-Урал», ягъни «Волга-татар» легионына кергән, Идел буе, Урал тирәсендә яшәгән татар, башкорт, татарча сөйләшә торган чуваш, мари, мордва, удмурт милләтләреннән булган әсирләрне дә аңлата.

      Немец документларында бер-ике мәртәбә генә безнең төбәкләрдәге төрле милләтләр телгә алына. Әйтик, 1942 елның 15 августында Гитлер штабы начальнигы Кейтель кул куйган приказда һәм шул елның 15 августында ОКХдан килгән приказда түбәндәгеләр әйтелә:

      1. Татарлардан, башкортлардан, татарча сөйләшүче Идел буе халыкларыннан легион төзергә.

      2. Төркестан легионында булган татарларны «Идел-Урал» легионына күчерергә.

      3. Әсир татарларны, башкалардан аерып, Седльце лагерена (Варшава – Брест тимер юлы линиясендә) тупларга. Аларны

Скачать книгу