Ватанга тугры калдылар. Хайдар Басыров

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ватанга тугры калдылар - Хайдар Басыров страница 10

Ватанга тугры калдылар - Хайдар Басыров

Скачать книгу

округ командующие карамагында була. Гаскәри подразделение. Запас урнашу урыны – Радом (Едлино лагере). Немец персоналы өчен – 304 нче гренадер запас батальон, Плауэн». Батальон командиры итеп майор Цек билгеләнә. Батальондагы легиончыларның төгәл саны документларда күрсәтелмәгән. Әмма шуңа охшаган подразделениеләр белән чагыштырганда анда 900 ләп кеше булган дип уйларга кирәк.

      825 нче батальон 1942 елның 7 сентябрендә оешкан дип исәпләнә.

      1943 елның 23 февраленә каршы төндә батальон Белоруссия партизаннары ягына чыга. Без бу турыда II бүлектә сөйләрбез.

826 НЧЫ БАТАЛЬОН

      Бу хәрби подразделениене 1942 елның декабрендә оештырырга уйлыйлар. Әмма ул 1943 елның гыйнварында Едлинода оеша. Батальон командиры итеп капитан Шермули тәгаенләнә.

      825 нче батальон партизаннар ягына чыккач, 826 нчысын сугыш учагына ташларга теләмиләр һәм Голландиянең Бреда шәһәренә җибәрәләр.

      Ул биредә хәрби объектларны саклау эшенә җәлеп ителә, башка кайбер эшләрдә дә катнаша. Мәсәлән, аерым төркемнәрне авылларга уңыш җыюда катнашу өчен җибәрәләр.

      Тулы булмаган мәгълүматларга караганда, 1 сентябрьдә батальон Франциядә була. Хәрби карталарга караганда, 1943 елның октябреннән янә Голландиягә китерелүе ачыклана. Бу илнең берничә урынына күчерелә. Голландиянең яр буенда, Роттердам тирәсендә, Тетеренген монастыре районында була. Сугыш беткәндә, Голландиянең Родрехт шәһәре районында булуы билгеле.

      Рафаэль Мостафин «По следам оборванной песни» (Известия, Мәскәү, 1974) китабында язганча, бу батальонда да восстание әзерләнә. Әмма фашистларның контрразведкасы подпольщикларның эшен өзә. Яшерен оешманың 26 әгъзасы кулга алына, атып үтерелә. 200 кеше штраф лагерена күчерелә.

      Гази Кашшаф «По завещанию Мусы Джалиля» (Татар. кит. нәшр., Казан, 1984) дигән китабында, немец офицеры Валтер Хайзенның көндәлегенә таянып, шундый фикер әйтә: 1944 елның 6 сентябрендә 826 нчы батальон калдыклары ышанычсыз булганнары өчен тулысынча коралсызландырыла.

      Бу фактлар инде 826 нчы батальонның да дошманны куандырырлык хезмәт итмәвен күрсәтә.

827 НЧЕ БАТАЛЬОН

      Бу батальон 1943 елның 10 февралендә оеша. Командиры итеп капитан Прам куела.

      Документларга караганда, әлеге батальон Украина партизаннарына каршы җибәрелгән. 1943 елның 22 июнендә Дрогобыч шәһәре тирәсендә була һәм 365 нче кыр комендатурасы карамагына бирелә.

      Бу вакытта Көнбатыш Украинада Ковпакның партизан берләшмәсенә каршы немецлар сугыш алып бара. Бу максатта милли батальоннар, шул исәптән «Идел-Урал» легионының 827 нче батальоны да файдаланыла. Партизаннар чолгап алына, әмма алар Крыжовка, Чарна Клева авыллары янында чолганыштан чыга.

      28 августта батальон штабы Стрыйдан Станислав (хәзер Ивано-Франковск) шәһәренә күчә. Роталар бу тирәдәге Долина, Надворная шәһәрләрендә дә була. 1943 елның 10 октябрендә Көнбатышка озатыла. Аның урынына 828 нче батальон килә. 1943 елның 13 октябрендә 827 нче батальон Франциянең Ланьон шәһәренә күчерелә һәм

Скачать книгу