Ватанга тугры калдылар. Хайдар Басыров
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Ватанга тугры калдылар - Хайдар Басыров страница 6
Арадашчылыклар Көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгы бүлекләре булып тора. Әмма тора-бара аларның кысалары тарая. Шуңа күрә 1943 елның икенче яртысында тагын бер бәйләүче, арадашчы штаблар – милли комитетлар төзелә башлый.
МИЛЛИ КОМИТЕТЛАР
Әлбәттә, Гитлер Германиясе сугыш башында СССР халыкларының бернинди вәкиллегенә мохтаҗ булмый. Мондый вәкиллек тоту аларны сәяси партнёр дип тану булыр һәм милли-социалистик стратегия кысаларына сыймас иде. Әмма фронттагы хәлләр тора-бара икенче төрле уйларга мәҗбүр итә.
Башта немецлар милли вәкиллекләрне «Милли комитет» дип атарга рөхсәт итми. Аларны «бәйләүче штаб», «комиссия» кебек нейтраль терминнар белән атыйлар. Татар вәкиллеге, 1944 елда рәсми оешып, «Идел-Урал төрки-татар көрәш союзы» дип атала.
Тик 1945 елның мартында гына дүрт Кавказ һәм Кырым татарларының Берлин вәкиллекләре «Милли комитет» дип игълан ителә.
Комитетлар немецларның каты контроле астында эшли. Андагы җитәкчеләрнең сәяси карашлары төрле, гаять чуар була. Шуңа да каршылыклар, ызгышлар даими рәвештә туып тора. Бәхәсләрне басу өчен, немецларга күп көч куярга туры килә. Бу бәхәсләр милли лидерларның абруйлары төшүгә китерә. «Имин» дип аталган Төркестан милли комитеты лидеры үзбәк Вәли Каюмхан һәм башка лидерлар арасында кискен көрәш бара. Хәтта берчак аны физик юк итәргә йөриләр. Азәрбайҗан, әрмән комитетларында да каршылыклар туып тора.
ТӨРКИ-ТАТАР КӨРӘШ СОЮЗЫ, ЯГЪНИ ТАТАР КОМИТЕТЫ
1944 ел барышында Германиядә беренче татар вәкиллеге оеша. Гади телдә аны «Идел-Урал комитеты» дип йөртәләр. Аның җитәкчесе булып Әхмәт Тимер тора. Ул 1936 елдан бирле Германиядә яши. 1941 елда Гамбург университетында диссертация яклый. Беркадәр Берлин университетында татар телен укыта. Профессор фон Мендега Россияне өйрәнү университеты өчен төрки-татар китапханәсе төзешергә ярдәм итә. 1941–1943 елларда Германия Тышкы эшләр министрлыгының радиопропаганда бүлегендә эшли.
Әмма Ә. Тимер бу комитетны озак җитәкләми. Башка комитетлар җитәкчеләре арасында барган ызгыш-талашлардан туеп, Германиядән Төркиягә китә.
Татар комитеты җитәкчесе итеп Шәфи Алмас тәгаенләнә. Аны бу оешманың президенты дип тә йөртәләр. Алмасны бу вазифага куйганда, төрле карашлар, аны яратып бетермәүчеләр дә күп була. Әмма ул чагында аңардан да кулай кандидатура табылмый. Бу вазифада эшләү дәверендә аны алыштыру турында да озак кына баш ваталар. Әмма төрле ягын уйлап, янә калдыралар. Шәфи Алмас бу постка теше-тырнагы белән ябышып ята. Ул, үзен алыштырырга җыенуларын сизгәч, фон Менде исеменә хат язып, үзе җитәкчелегендәге комитетка тагын да киңрәк вәкаләтләр бирүне сорый.
Шәфи Алмасның тулы исеме Габдрахман Гыйбадулла улы Галиуллин була. Ул 1885 елда Татарстанның Дөбьяз районында туган. Аның ерак бабасы Шәфи исемле булган, шуны үзенә псевдоним итеп