Ватанга тугры калдылар. Хайдар Басыров
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Ватанга тугры калдылар - Хайдар Басыров страница 8
1941 елның августыннан лагерьларда комиссияләр эшли. Аларның саны ике-өч дистәләп була һәм үз эчләренә биш йөзләп кешене ала. Бу комиссияләргә баштарак немец чиновниклары һәм ышанычлы элекке эмигрантлар гына керә. Аннары хезмәттәшлек итәргә теләгән әсирләр дә кертелә. Бу комиссияләр әсирләрне, тикшереп, кая куярга икәнен хәл итә, тикшерелгән һәркемгә анкета тутырыла.
Ниһаять, 1941 елның ноябрь уртасында Гитлер төрки легионнары төзүне хуплый. 1941 елның 22 декабрендә кабул ителгән карарда Көнчыгыш халыкларыннан дүрт легион (Төркестан, Әрмән, Грузин, Кавказ мөселманнары) төзергә карар ителә. Бераздан соңгысы Азәрбайҗан һәм Төньяк Кавказ легионнарына бүленә.
Моннан тыш, 1942 елның язында Украинада 162 нче пехота дивизиясе каршында янә биш легион төзелә: Грузин, Төньяк Кавказ, Әрмән, Азәрбайҗан, Төркестан. 1942 елның маеннан 1943 елның маена кадәр дивизия каршында егерме биш поход батальоны, ике көчәйтелгән ярым батальон, җиде төзелеш, өч запас батальон төзелә. 1943 елның апрелендә дивизия «Кыр дивизиясе» исемен ала. Ул яртылаш немецлардан, яртылаш СССР халыклары вәкилләреннән тора. Бу дивизия партизаннарга каршы җәза операцияләрендә катнаша. 1944 елның гыйнварында Төньяк Италиягә озатыла. Махсус «Идел-Урал» легионы бу дивизия составында булмый. Әмма Төркестан легионы составында татарлар булуы ихтимал.
Вермахт командалыгы 1942 елның 13 гыйнварында Төркестан һәм Кавказ мөселман легионнарын төзи башлау турында приказ бирә. 8 февральдә Грузин һәм Әрмән легионнарын төзү турында приказ чыга.
Легионнарны оештыру буенча штаб төзелә. 1943 елның 23 гыйнварында бу штабны «Көнчыгыш легионнар командованиесе» дип атыйлар. Аның командующие итеп генерал Хайгендорф билгеләнә.
«Идел-Урал» легионы соңрак оеша. Без бу турыда аерым бүлектә сөйләрбез.
Легионнарга җәлеп итү, ягъни вербовка эшләре «дулаглар» дип аталган күчеш лагерьларында бара. Аларны Көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгының комиссия әгъзалары оештыра. Әсирләргә тәэсир итүдә камчы һәм прәннек ысулы кулланыла. «Легионга күчсәгез, яхшы ашарсыз, матур киенерсез, иректә йөрерсез, милли йолаларыгызны үтәрсез, дин тотарсыз, урыслардан изелмәссез, – диләр. – Әгәр шушы шартларга риза булмасагыз, лагерьда каласыз һәм озакламый ачка үлеп, череп бетәчәксез», – дип аңлаталар. Әлбәттә, үлем хәленә җиткән әсирләргә мондый пропаганда бик үтемле була.
Әлегә хәтле безнең күп кенә язмаларда әсирләрне легионнарга тик көчләп китергәннәр дигән фикер үткәрелә. Бу дөреслеккә туры килеп бетми. Әлбәттә, бу эштә беркадәр басым да булган. Дөресрәге, легионнарга җәлеп итү ирекле-мәҗбүр итү тәртибендә