Ватанга тугры калдылар. Хайдар Басыров

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ватанга тугры калдылар - Хайдар Басыров страница 14

Ватанга тугры калдылар - Хайдар Басыров

Скачать книгу

легионының җиде батальоныннан тыш та хәрби формированиеләр булган. Әйтик, 1942 елның ахырында Үзәк Армия группасы янында төзелгән формированиене «627 нче Көнчыгыш батальоны» дип атаганнар. 1943 елның октябрендә ул Франциягә, 7 нче Армия карамагына күчерелә. Шул елның декабрендәге документларда 627 нче «Идел-Урал» батальоны булып теркәлгән. Аның составында татарлардан тыш урыслар, украиннар, үзбәкләр, кыргызлар да була.

      1944 елның 1 июлендә батальонда баш күтәрү оештырыла. Шул чагында аның командиры да яралана. Бу вакыйгадан соң аны алгы сызыктан тылга озаталар. Сугыш ахырында ул 15 нче Армия карамагында Голландиядә, Түбән Рейнда була. Баш күтәрү вакыйгасын 162 нче төрки дивизиясе командиры генерал Оскар фон Нидермайер (бер үк вакытта Көнбатыш фронтта Көнчыгыш иреклеләре берләшмәләре инспекторы) һәм «Идел-Урал» газетасы корреспонденты Г. Ямалиев тикшерә. Алар язган белешмәдә американнарга каршы җибәрелгән татар легиончыларының сугышырга теләмәүләре бәян ителә. «Берәүләре дошманга каршы коралларын кулланмады, икенчеләре аны бөтенләй югалткан. Бер рота офицерлары американнарга атмаска боера. Фронтка барганда ук, татарлар арасында буталыш, ыгы-зыгы башланган иде. Муллалар беренче булып артка чигенделәр», – дигән юллар бар.

      Тикшерүчеләр үзләренчә бу хәлнең килеп чыгу сәбәпләрен аңлаталар һәм, батальон көчле сугышчан берәмлек булсын өчен, тәкъдимнәрен әйтәләр.

      Бу белешмәдә янә батальондагы немец персоналы белән татарлар арасында барлыкка килгән киеренкелек турында әйтелә.

      Немецлар татарларга «унтерменш» дип мыскыллап карыйлар. Аларның хәтта кухнялары да аерым була. Бу турыда татарлар: «Бергә сугышырга ярый, ә бергә ашарга ярамый», – дип зарланалар.

      Татарлар, «Идел-Урал» батальоннары оешканчы ук, Көнчыгыш халыкларыннан төзелгән башка хәрби берләшмәләр составында да булалар. Мәсәлән, 1942 елның 26 ноябрендә төзелгән белешмәдә 370 нче Төркестан батальонында бер рота татар булуы әйтелә.

      1943 елның 3 апрелендә 811 нче Төркестан батальонында 350 солдатның 130 ы Идел буе татарлары була.

      Генерал Власовның Урыс азатлык армиясе (РОА – Русская освободительная армия) 1944 елның азагында – 1945 елның башында төзелә. Татар арадашчылыгы мәгълүматлары буенча 1945 елның мартында бу армия сафында мең Идел буе татары хезмәт итә.

      СС ЧАСТЬЛАРЫНДАГЫ ТӨРКИ ХАЛЫКЛАР

      Хәрби әсирләрдән СС частьлары төзү сугышның икенче елында ук башлана. 1942 елның маенда латыш, литва, эстоннардан СС берләшмәсе төзергә рөхсәт бирелә. 1943 елның язында «Галиция» СС дивизиясе составына 30 меңгә якын украин керә.

      Төрки халыклардан да СС частьлары төзү идеясе туа. Бу эшнең теоретиклары булып Райнер Ольша, майор А. Майер-Мадер, профессор Г. фон Менде, азәрбайҗан А. Фаталибейли-Дудангинский, немец Һарун әр-Рәшид чыгыш ясый.

      Башта майор А. Майер-Мадер җитәкләгән батальонны ССның 1 нче Көнчыгыш мөселман полкы итеп үзгәртеп коралар.

      1944 елның 2 маенда Гиммлер бер ел эчендә Көнчыгыш мөселман СС дивизиясе төзергә

Скачать книгу