Ватанга тугры калдылар. Хайдар Басыров

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ватанга тугры калдылар - Хайдар Басыров страница 18

Ватанга тугры калдылар - Хайдар Басыров

Скачать книгу

мондый эшләр генә көн таләпләрен канәгатьләндерми. 1944 елның июлендә Потсдамда «За национальную свободу» дигән яңа газета да чыга башлый. Аның ике битендә – урыс телендә, калган ике битендә чуваш, мари, мордва, удмурт телләрендә материаллар бирелә. Аның редакторы чуваш Ф. Пулод була.

      Татар арадашчылыгы һәм «Көрәш союзы» төрле эчтәлектәге брошюралар («Татар халык җырлары», «Татар халкы – данлыклы халык», «Ирекле ил өчен», «Татарлар тарихыннан» һ. б.) бастыра.

      Газета материаллары, басылыр алдыннан, җентекләп тикшерелә, легиондагы хәлләрне мактап, шомартып язалар. Шәфи Алмас кебек җитәкчеләрнең мәкаләләре югары пафос белән языла. Газетада төрле вакыйгаларга багышланган репортажлар, татар милли мәдәнияте турындагы мәкаләләр чыга.

      «Германча-татарча белешмә» басмасы 1943 елның апреленнән 1944 елның июленә кадәр ике телдә, 600 данәдә чыгарыла. Барлыгы 14 номеры сакланган.

      1944 елның уртасыннан «Татар әдәбияты» журналы чыга башлый. Анда күбрәк матур әдәбият әсәрләре, татар язучылары турында мәкаләләр, шулай ук сәяси-пропаганда материаллары бирелә. Шул редакциядә эшләүчеләр үзләре дә күп кенә әсәрләр язып бастыралар.

      Көнчыгыш төрки хәрби берләшмә (ВТБС – Восточнотюркское боевое соединение), ягъни әсирләрдән төзелгән СС хәрби берләшмәсе турында язып киткән идек. Бу берләшмә өчен «Төрек берлеге» газетасы чыгарыла. Бу берләшмәдә төрле милләт кешеләре – Идел буе, Урта Азия, Кавказ халыклары булганлыктан, редакциянең дә аерым бүлекләре – редакцияләре оештырыла. Идел-Урал редакциясе белән Шиһап Нигъмәти җитәкчелек итә.

      Газетаны нинди телдә чыгару буенча да бәхәсләр күп була. Уйлый торгач, төп өлешен – татарча, аерым битләрне төрле милләт телләрендә басарга карар ителә.

      Газета өч-дүрт атнага бер мәртәбә 1945 елның мартына кадәр чыккан булырга тиеш. Ул Берлинда 1400 данәдә басыла.

      ДИН ЭШЛӘРЕ

      Германиядә җитәкчелеккә фашистлар килгәч, алар, үзләренең хәрби һәм тышкы сәясәт планнарын тормышка ашыру өчен, ислам факторын ныклап файдаланырга уйлыйлар. Икенче бөтендөнья сугышы башлангач, алар Палестинаның бөек мөфтие Әмин әл-Хөсәйни белән хезмәттәшлек итә башлыйлар. 1941 елның 28 ноябрендә бу мөфтине министр Риббентроп һәм Гитлер үзе дә кабул итә. Мөфти: «Без Германиянең дуслары, инглизләр, еврейлар, большевиклар – безнең дошманнар», – дип белдерә.

      Мөфти Германиядә кала, сәяси һәм дини тормышта актив катнаша. Ул Берлин мәчетендә, төрле җыелышларда вәгазь сөйли, брошюралар чыгара. Ул мөселман хәрби берләшмәләренең рухи остазы булып тора. Үзенең бер чыгышында ул: «Германия мөселман илләре белән бер вакытта да сугышмаган, ул 40 миллион мөселманның тираны булган СССРга каршы көрәшә», – дип белдергән.

      1941 елның азагында мөфти Германия Тышкы эшләр министрлыгыннан һәм фюрерның үзеннән гарәп легионы төзергә фатиха ала. Кавказда җиңүгә ирешкәннән соң, ул легион Якын Көнчыгышта сугыш хәрәкәтләрендә катнашырга тиеш була.

      Германия СССРның әсир төшкән халыкларыннан

Скачать книгу