Ватанга тугры калдылар. Хайдар Басыров

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ватанга тугры калдылар - Хайдар Басыров страница 16

Ватанга тугры калдылар - Хайдар Басыров

Скачать книгу

командующие Эрнст фон Кёстринг сугыштан соң үзенең истәлекләрендә болай дип яза: «1944 елның язында вермахтта Көнчыгыш иреклеләренең гомуми саны 700 мең кешегә җитте. Соңрак, Власов Армиясе дә төзелгәч, бу сан 800–900 меңгә якынлашты».

      Көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгындагы бүлек мөдире Герхард фон Менде Көнчыгыш иреклеләренең саны миллион кешегә җитә дип исәпли.

      Инде башка халыклардан төзелгән легионнарда күпме солдат булганын карыйк. 1944 елның 10 октябренә Х. Унглаубе мәгълүматлары буенча төркестанлылар – 75 мең, Кырым татарлары – 12 мең, азәрбайҗаннар – 20 мең, әрмәннәр – 18 мең, грузиннар – 20 мең, Төньяк Кавказ халыклары 20 мең кеше исәпләнгән.

      Болар бары тик милли легионнардагы солдатлар саны гына, башка хәрби берләшмәләрдә йөргәннәре керми.

      1942–1943 елларда ундүрт Төркестан, сигез Азәрбайҗан, җиде Төньяк Кавказ, сигез Грузин, тугыз Әрмән, җиде «Идел-Урал» батальоннары оешып, аларда 53 мең солдат исәпләнә.

      ССЧЫЛАР, АБВЕРЧЫЛАР, ШЫМЧЫЛАР ҺӘМ ХЫЯНӘТЧЕЛӘР ТУРЫНДА

      Фашист Германиясенең җитәкчелек структурасында Гиммлер җитәкләгән вәхши СС органнарының роле зур булганы һәркемгә билгеле. ССны еш кына дәүләт эчендәге дәүләт дип атыйлар. Көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгы, рейхскомиссариатлар төзелгәч, СС органнары башта читтә калган кебек була. Әмма бераздан бу өлкәгә дә үтеп керәләр. Легионнар төзүгә, аларны файдалануга контрольлек итәләр. Диңгез хайваны сигезаяк кебек, алар да легиончыларны чорнап алалар.

      1943 елның азагында төрки халыклардан махсус СС гаскәри берләшмәсе оештырыла башлый.

      Хәрби әсирләрне вермахтка хезмәт итүдә файдалануның теоретик һәм практик мәсьәләләре белән немец Райнер Ольша аеруча күп шөгыльләнә. Ул белеме буенча медик була. Берлин университетының чит телләрне өйрәнү факультетында да укый. 1936 елда Урта Азиядә совет сәламәтлек саклау системасы турында диссертация яклый. Көнчыгыш белгече Г. Кляйневның ассистенты була. 1942 елда Төркестан турында монография бастыра. 1941 елның сентябрендә СС сафына чакырыла. Аңа унтерштурмфюрер званиесе бирелә һәм тәүге чорда санитария-хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә.

      Сугыш ахыры якынлашып, совет әсирләрен Германиягә хезмәт иттерү киң колач ала башлагач, Ольша кебек кадрлар өскә күтәрелә. 1944 елда аңа инде гауптштурмфюрер СС чины бирелә. 1944 елның гыйнварында Дрезденда аның җитәкчелегендә «Төркестан эшче берләшмәсе» дигән оешма төзелә. Ул ССның баш идарәсенә буйсына. Бу, асылда, тугыз бүлектән торган фәнни-тикшеренү институты була.

      Райнер Ольша, сугыш тәмамлангач, безнең гаскәрләр тарафыннан кулга алына. Әсирлектә чагында ул үзенең эшчәнлеге турында шактый зур күләмдә истәлекләр яза. Кайбер тарихчылар раславынча, Германиядәге совет оккупация гаскәрләре тарафыннан ул 1946 елның 16 мартында үлем җәзасына хөкем ителә.

      «Идел-Урал» легионында СС яшерен агентлары күп була. Алар легион штабындагы, батальоннардагы хәлләрне күзәтеп торалар. Һәрбер батальонда шымчылар челтәре оештырыла. Германия

Скачать книгу