Ватанга тугры калдылар. Хайдар Басыров

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ватанга тугры калдылар - Хайдар Басыров страница 38

Ватанга тугры калдылар - Хайдар Басыров

Скачать книгу

ителүе турында әйтәләр. Киемнәрен бирәләр. Киеменең эчлеге астында Җәлил белән Алишның блокнотлары куелган була. Төрмәдән чыккач, Габбасны яңадан легионга кайтаралар. 1944 елның мартында ул башка легиончылар белән бергә конвой астында Франциянең Ле-Пюи шәһәренә китерелә. Анда ул Башкортстан егетләре Әмир Үтәшев һәм Нигъмәт Терегулов белән таныша. Аларга Моабит төрмәсендә Муса Җәлил белән очрашуы, төрмәдән аның шигырьләре язылган блокнотны алып чыгуы турында сөйли. Алар өчәүләп Мусаның шигырьләрен укыйлар, аның белән горурланалар, башка легиончыларга да укып күрсәтәләр. Блокнот артында Муса Җәлилнең үтенече әйтелгән була: «Кем гарәп хәрефләрен белә, шул, шигырьләрне укып, төгәллек белән күчереп язсын, туган җиргә алып кайтсын һәм Язучылар союзына бирсен».

      Нигъмәт Терегулов гарәп хәрефләрен яхшы белә. Ул шигырьләрне берничә блокнотка күчереп яза. Ә блокнотның оригиналын Ле-Пюида үзләре дуслашкан Барнау исемле француз гаиләсендә калдырып торалар.

      Немецлар тулысынча җиңелеп, бу илдән куылгач, Әмир Үтәшев блокнотны французлар гаиләсеннән ала. 1945 елның җәендә Париждагы совет миссиясе Ә. Үтәшевкә совет әсирләреннән төзелгән 352 нче батальонны озату эшен йөкли. 1945 елның 18 августында батальон, эшелонга төялеп, Ле-Пюидан чыгып китә.

      Германиянең Айзенах шәһәрендә Ә. Үтәшев батальонны совет командалыгына тапшыра. Аннары ул, шул командалык боерыгы буенча, Виттенберг шәһәренә китә. Анда совет офицерлары өчен махсус состав оеша.

      Шунда ул Ле-Пюидан элегрәк чыгып киткән, әле махсус состав килгәнен көтеп торган Нигъмәт Терегуловны очрата. Икесе дә Виттенбергта шул составка утырып юлга чыгалар. Франкфурт-на-Майне шәһәренә җиткәч, эшелонга совет офицеры килә һәм Әмирне эзләвен әйтә. Әмир, әйберләрен Нигъмәткә калдырып, Мусаның дәфтәрен югалта күрмә дип искәртеп, теге офицер белән китә.

      Әмирне, Франкфурт-на-Майне шәһәрендә урнашкан хәрби контрразведка («Смерш») бүлегенә китереп, Ватанга хыянәт итүдә гаепләп кулга алалар. Күп көннәр буена сорау алу, газаплаулардан Әмир Үтәшев тәмам хәлсезләнгәч, аны хәрби госпитальгә салалар. Госпиталь белән бергә ул Гродно шәһәренә китерелә. Шунда комиссия үткәреп, өенә – Татарстанның Арча районына кайтарып җибәрәләр.

      Нигъмәт Терегулов Уфага кайтып яши башлый. 1946 елның язында ул, Муса Җәлил блокнотларын тапшыру өчен, Казанга килә. Блокнотларда Мусаның һәм Абдулла Алишның фатир адреслары да була. Шуңа күрә Нигъмәт патриотларның фатирларына керергә карар иткән, күрәсең. Җәлил хатыны Әминә сугыштан соң кызы Чулпан белән Мәскәүдә яши башлый. Шуңа күрә аның Казандагы фатиры бикле була. Нигъмәт 1946 елның 29 мартында, кичке сәгать 4 тирәсендә, Абдулла Алишларга кереп, блокнотларны аның тормыш иптәше Ракыя ханымга тапшыра. Бераз вакыт үткәч, Нигъмәт Татарстан Язучылар союзында, аның рәисе Әхмәт Ерикәй янында да була.

      Ракыя ханым блокнотларны ахирәтләре белән елый-елый укый. Аннары ул аларны Татарстан Язучылар союзына тапшыра.

      Нигъмәт Казанга

Скачать книгу