Сөйлим, тыңла…. Нәбирә Гыйматдинова
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сөйлим, тыңла… - Нәбирә Гыйматдинова страница 15
– Борчылган Саҗидә…
– Юк, Азизов, хатының тыныч иде. Мин үлдем ул синең белән бергә, мин!
Нурулла, бу ак канатлы фәрештәне кочагына кысып, мең кат «рәхмәт» дип тәкрарларга һәм әйтергә тиеш иде: «Үтеңне сытса да, дәвасы килешерлек бердәнбер дару ул – син, Туйбикә!»
Ләкин ир кәнәфиеннән селкенмәде. Даруын дару анысы. Ә бит башта чагып агулаган елан да шушы Туйбикә үзе иде!
Хатын, тәрәзә кырыена басып, борынын мышкылдатты. Газраил белән якалашып, Нурулланы коткарган гайрәтле табибә димәссең, валлаһи. Каты балчык та уалыр икән!
Нурулла, ниһаять, урыныннан купты.
– Район киңәшмәсендә идем, сиңа да сугылыйм дидем, Туйбикә Зиннуровна.
– Сугылдың инде менә…
– Сиңа рәхмәтем чиксез, акыллым. Коры рәхмәт тамакны ерта, ди, йә, боер, мин синең теләсә нинди капризыңны үтәргә әзер!
Туйбикәнең йөзе яктырды. Ул, керфек очларында җемелдәшкән яшь тамчыларын озын тырнаклары белән каккалагач, елмаеп:
– Чынлапмы? – диде. – Син, әкияттәге патша кебек, ярты колхозымны бирәм димә. Мин мал колы түгел.
– Соң, чиреген генә бирермен.
– Шаяртма, Азизов. Минем каприз байлык белән бәйләнмәгән. Шылтыратырмын, көт.
Көт, әйе, көт, Нурулла. Җилбәзәк Туйбикә йөрәгеңнән кан тамызырлык сюрпризлар ярата. Хәер, аңа акыл тупларга вакыт инде. Табибә буларак, аның кебек талантлы кеше юктыр, ә менә хатын-кыз буларак… Кайчакта иркә, назлы, мөлаем Туйбикәне танырлык түгел иде.
…Авыл читендәге бодае урылган камыллы басу турысында Нурулла машинасыннан төште. Кыр җиле үзенә бер татлы, ул төрле тарафлардан җәйнең иң тәмле исе – икмәк исе белән буталып исә иде. Иртәгә арышка кушар, иншаллаһ. Әмма бөртек белән амбарлар тулмас. Нурулла өч ел ягада өйләр төзегәндә, Чурайбатыр кырлары юньле-башлы сөрелеп чәчелмәде. Быел көздән үк җиңнәрне сызганырга кирәк. Орлык хәстәрен күреп чапмасаң, хәзерге кебек, табаныңа камыл да кадалмас.
Ә яшәү барыбер рәхәт! Нәрсә ди Туйбикә? Синең белән бергә үлдем, диме, чибәр төлке! Бер китапта акыл иясе: «Гомер ике нәрсәдән – яратудан һәм сызланудан гыйбарәт», – дигән. Бу җөмләне укыгач, көлгән иде Нурулла. Яшьлеге белән моның мәгънәсен аңламаган иде. Тән белән җан җыелмасы икән адәм баласы, аның бөтен яшәеше шушы ике ноктага буйсындырыла икән. Туйбикә әвендәй ир затын күпме сызландырды! Аңардан, билгеле, арынырга да була: моның өчен нибары Туйбикә белән өзелгән араларны гына ялгыйсы… Ләкин горурлык мең киртә кора! Әллә горурлык, әллә кичермәү… Соңгысы иргә хас та түгел. Юк андый ваклыклар Нуруллада, юк! Ә горурлык хәттин ашкан! Тау төсле ул, аны ни яңгыр, ни кар-буран йомшарта алмый.
…Нурулла өчен күрше авыл кызы чибәрләрнең чибәре иде. Дәрестән соң егет аны урман аша гына Шәрбәненә озата бара иде. Ике кулда ике сумка, ә янында алсу күбәләге – Туйбикә… Әй, дөньясы түгәрәк тә соң! Урман авызында сукмак икегә тармаклана: берсе аланга табан сузыла… «Күбәләк», әлбәттә, үз «ишләре» белән күрешергә шунда «оча». Ни чагыштыр, ни чагыштырма, аллы-гөлле «канатлылар» арасында