Сөйлим, тыңла…. Нәбирә Гыйматдинова
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сөйлим, тыңла… - Нәбирә Гыйматдинова страница 12
– Бик борынгы хатирә шул, балакаем. Сез яшьләргә аның ни кызыгы! Минем генә бәгырьдәге яра менәтерәк. Фәхретдин бабай эзләреннән йөрергә хыялландым гомерем буе, акчам җитмәде, балакаем, акчам. Бик бәләкәй хезмәт хакына укыттык без элгәре.
– Зәкия апа, син тумышың белән кайсы яктан әле?
– Кызыл Таудан мин. Габдрахман бездә укыта иде. Мин мәктәптә пионервожатый идем. Бер-беребезне ошаткач, кавыштык. Чурайбатырда аның әнкәсе ялгыз иде, кияүдәге хатын җеп кебек бит инде, энәгә тагылдым.
– Габдрахман бабай без малай-шалайны биш тиен акча белән алдалап көрәштерә иде.
– Шаян, шук иде мәрхүм…
Нурулланың өстенә гүя кайнар су койдылар! «Мәрхүм…» Хәйләкәр карчык сүз йомгагын тәгәрәтте-тәгәрәтте дә очын китереп чыгарды. «Балакаем, тегендә Габдрахман бабаң очрамадымы?» – дип, маңгаеңа бәреп сорарга ул Зариф карт түгел, итагатьле мөгаллимә. Ләкин Зәкия апа Нурулланың шик-шөбһәләрен «акламады»: шкафтан ак тастымалга төрелгән ниндидер төргәкне алып актаргач:
– Менә ул минем әманәтем, – диде. – Хаҗи бабамның Коръәне, балакаем. Буыннан буынга күчкән Изге Китап. Каладагы улым Хәлим моның бәһасен белми, динсез профессор. Онык, әнәтерәк, кибыр-чибыр белән җенләнә, кулында һаман бер күзле шайтан тартмасы. Күңел кошым авылны иңләде-буйлады. Бабай ядкяренә кем лаек дим. Үлсәм, кем аны күз карасыдай саклар дим. Ахыр чиктә күңел кошым сиңа кунды, балакаем. Иманың нык, тормышың төзек, бусагаңа хәмер тамчысы таммаган, хәрәмгә ымсынмаган. Бәндә рәнҗетмәдең, кыйнамадың-сукмадың. Элгәреге персидәтелләр ярты уч башак өчен камчысы белән ора иде. Инде менә нур өстенә нур дигәндәй, әүлия өммәтеннән син, балакаем!
Нурулла, карчыкны шелтәләп:
– Зәкия апа, мөгаллимә бит үзең, укыган кеше бит, нинди әүлия ул! – димәкче иде, әби дога кылырга дип кулларын кушырды:
– Йә, балакаем, Фәхретдин бабайның рухы шат булсын дип телик. Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтанир-раҗииим…
Алҗытты… Югыйсә кисми-турамый, өйми-ишми, авылдашларының җаны ни-нәрсә белән сугарылганны белмәк булып, нибарысы капкадан керә-чыга гына йөрде. Тауга таш өстерәп менүең җиңелрәк, ахрысы. Алҗытты, валлаһи. Җеп өзәр хәл юк.
– Коръәнне күкрәгеңә кысып кайт, балакаем, йөрәгең савыгыр, – диде карчык.
Мөгаллимә дә хәтәр ялгыша. Нурулла гөнаһсызмыни, йа? Бәлки, аның бу Китапка чәнти бармагы белән дә кагылырга хакы юктыр? Астан болыт та ак күренә, баксаң, аңарда да кара таплар бихисап, чөнки, парга әйләндереп, җирдәге пычрак суны «йота».
Ир мәчеткә таба атлады. Аның ишегенә амбар йозагы асканнар иде. Менә шулай көннәрдән бер көнне адәмнең дә күңел капкасы бикләнәдер. Иман читтә генә сыкранып йөридер. Ә әрсез шайтан, йозак тишегеннән кереп, дөнья болгатадыр. Җилкәдә әйтерсең баш түгел, чуерташ тутырылган чуен чүлмәк иде. Нуруллага аны бушатыр өчен нинди көч кирәк икән? Менә гомер икегә бүленде. Туйбикә: «Синең йөрәгең типми иде!» – диде, димәк,