Сөйлим, тыңла…. Нәбирә Гыйматдинова
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сөйлим, тыңла… - Нәбирә Гыйматдинова страница 9
Ул беренче сәфәренең сукмагын уң кул күршесе Ибраһим карт йортыннан салырга булды. Бабай, тавышын акыртып ачып куеп, радиодан яңалыклар тыңлый иде.
– Бәрәкалла, синме соң бу, улым? – диде карт, радиосын тиз генә сүндереп. – Күземне җен бумыйдыр, шай?
– Мин, бабай, мин. Күршедә генә яшәсәк тә, керергә һич вакыт табылмый. Син ачуланма инде!
– Әй, улым, кем ачуланыр икән сиңа! Иртән дә калхузда син, кич тә калхузда. Йөрәгең түзсен генә.
– Сиңа да җитмеш биш тула икән, Ибраһим бабай.
– Җегетләр яшендә әле без, улым. Моның сере ни дисеңме? Хе-хе, мин дөнҗаны чеметеп кенә күтәрдем. Әнәгенәк минем кордаш Мидхәт утыз ел элгәресе үлде. Чөнки дә дөнҗаны колачламакчы кыланды. Пәтистинни агач йортын сүтеп, ташпулат тергезде. Турына фил тиклем машина бастырды. Каенатасы вафатының җидесенә нигезен сатты, катынының апасын зар җылатып. Саймә җанвалид иде, аны психлар бүлнисенә яптырды. Кайтмаслык иттереп. Өч сарай, ике келәт, амбар тулы ашлык иде аңарда. Нәпсесенә булашып җыйды байлыкны Мидхәт. Кем өчен, улым? Бер гуҗ тамак өченме? Мидхәткә Аллаһ бала-чагасын насыйп итмәде. Без аның белән бер юлдан бардык, ул дөнҗаны күтәрә-күтәрә бөкрәйде, ә мин учтагысына шөкрана кылдым. Ризыгым әзрәк кимесә, Аллаһы Тәгалә өстәде. Ә аннан гүпчим олавы белән аударды.
– Сиңа Финляндиядән доллар күчергәннәр, ди, шул дөресме, Ибраһим бабай?
– Дөрес, улым. Әтинең энесенең малаеннан бүләк.
– Чит илдә туганнарым яши дип бер дә сөйләми идең.
– Ярамый иде, улым. Телне авызда бикләсәң дә, таман гына замана иде кана. Мирсәлим абзый плингә төшкән безнең. Илгә сукмаклар ябык дип, ул фин мәмләкәтендә кала.
– Акчаларны ятим балалар йортына илткәнсең икән. Капка-коймаларың да иске иде.
– Мин тир түгеп тапкан малмыни, улым. Мужыт, мине Аллаһ сынамак келәгәндер? Ибраһим колым мондый байлыкны күтәреп билен сындырмас микән дигәндер. Чү, улым, шайтан алдавычы акчаны куй әле син. Үзең ничек, улым? Тегеннән кайтармыйлар, диләр иде дә, кайткансың әле, шөкер.
– Әллә инде авылыгыз белән ычкынгансыз, Ибраһим бабай. Хастаханәдән гайре беркая да барганым юк минем.
– Сөйләмәскә кушсалар сөйләмә, улым, – диде карт.
– Илгизләр өйдә микән? – Нурулла кырык ел тәрәзә белән тәрәзә күз кысышып яшәгән йортның капкасына байтактан бирле орынмаган иде.
– Илгизләр печәндә, улым. Зариф кордаш бакчасында бал суырта. Авыз иттерәм, дигәние, Алла боерса.
Зариф карт кордашы белән чагыштырганда үтә күренмәле пыяла: эче-тышы бер чама иде. Алай да хәлләрен белешергә кирәк.
Ир, койма буена килеп, картка сәлам бирде.
– Исәнме, Зариф бабай! Кортларың усал, ике тапкыр Саҗидәне чаккан.
– Бал кортының угы файдалы, Нурулла. Сине үзем дә күрмәкче идем, ну койрыгың кыска, чаптың да чаптың, малай гынам. Атаң уңган иде синең, син – аның дәвамы. Теге игезәк сыңарың үшән берчәк. И-и, минем Мингалием белән яшьтәш