Сөйлим, тыңла…. ­Нәбирә Гыйматдинова

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сөйлим, тыңла… - ­Нәбирә Гыйматдинова страница 10

Сөйлим, тыңла… - ­Нәбирә Гыйматдинова

Скачать книгу

йортына якынай, бабай. Шәт, мондый җүләр сораулардан телең тыелыр.

      Өч йорт аша Фәнисләр тора иде. Яшерми Нурулла, колхоз рәисе булып эшли башлаганнан бирле бу гаилә белән аралашмады. Туйларында бәйрәм иткән иде, нибарысы шул. Тормышларын белә кебек. Хәзер кереп, хәл-әхвәлләрен сорашып кына бернинди ачыш та ясамастыр, мөгаен.

      Ир белән хатын печән өя иде. Юл кырыендагы клеверны чапканнар, ахрысы, икесенең дә өс-башы тузанлы иде. Быел хуҗалык өләшкән печәннәре әз дисәң, колхозныкыннан һич ким түгел, вулкан тавы кебек олы гына кибән калыккан.

      – Алла ярдәм бирсен, туганнар! Ни хәлләрдә сез?

      Хуҗа кибән башында иде, аның сәламен алган ишарә ясап, кул гына болгады. Илсөяр сәнәгенә эләктергән печәнне иренә табан томырды да:

      – Безнең хәлләр шундый, рәис иптәш, көн-төн нужа куабыз, – диде.

      – Һаман җитмимени?

      – Олы улыбыз ипотекага чиратка басты. Ай саен егерме мең сум түлисе, ди. Ә аның хезмәт хакы ун мең тәңкә. Без булышмасак, хөкүмәткә кирәкмени безнекеләр?!

      – Сезнең Илдар мал табибы иде. Яшь белгечләргә йорт салырга ссуда каралган иде. Тынчу шәһәрдә аңа чүмече белән аш сосканнармы соң?

      – Әй, Нурулла, саруымны кайнатмачы, йә! Үзебез төсле авылда интегеп яшәтәм ди балаларымны!

      Нурулланың ирониясе Фәнискә әле генә барып җитте бугай.

      – Җитми, яшьти. Биш үгез, дүрт сыер бер айда ярты кибәнеңне сыпырта.

      – Эшләгез, соңрак тагын күрешербез, – диде Нурулла.

      – Атасы, кибәннең уң ягы кабарган, ул төшен баскала, – диде хатын. – Тамагым кипте, су эчәм.

      Илсөяр Нурулланы капка төбенә кадәр озата барды һәм, аяк очларына караган килеш:

      – Ни, карале, син… – диде. – Оят та инде, Ходаем, сиңа бер соравым бар иде, Нурулла. Ир-ат кына җавап бирердәй сорау. Элек мин аны атып үтерәбез дисәләр дә, синнән сорамас идем. Перси кешедән дигәндәй. Ә бүген бит син Әүлия!

      – Илсөяр, сез үз акылыгыздамы соң? – «Әүлия» сүзе баш миен каената иде. Юри үртиләр мәллә соң аны, ә? – Мин бернинди…

      – Чү әле, чү, Нурулла, чәпчемә! Син лутчы каршы якка бак әле. Бак, бак, сиңа – әүлия затына – кая караса да гөнаһысы юк.

      – Гарифлар сезнең кебек үк печән өя, – диде ир.

      – Безнең кебек түгел шул, агаем. Аерма зур. Гариф ялгызы гына мәтәштерә. Башта астан өскә ыргыта, аннан кибәнгә терәтелгән баскычтан менеп тигезли. Ә хатыны Әнисә бакчада нишли – җырлый-җырлый кура җиләге чүпли. Кышка витамин җыя, янәсе. Тик берне савытка, өчне авызына сала. Битенә нәстә сылаган – җиләк! Әгәр мин шулай кылансам, Фәнис үтерә. Мин гомер иргә кулдаш идем. Мунча салабыз, диде Фәнис. Салдык. Бүрәнәнең бер башыннан ул, икенче башыннан мин тоттым. Гараж кирәк, диде Фәнис. Төзедек. Мин, кирпеч ташып, билемне имгәттем. Кое чистарттык, мин суын-балчыгын түктем. Ә каршы йортта гел икенче дөнья! Гариф Әнисәсеннән ярты чиләк су да ташыттырмый. Сыерларын үзе сава. «Сандугачым» дип кенә эндәшә ул хатынына, ә минеке «аңгыра» ди. Ник сез ирләр шулай төрле-төрле итеп яратылгансыз икән, Нурулла?! Моның

Скачать книгу