Сөйлим, тыңла…. ­Нәбирә Гыйматдинова

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сөйлим, тыңла… - ­Нәбирә Гыйматдинова страница 7

Сөйлим, тыңла… - ­Нәбирә Гыйматдинова

Скачать книгу

олан, аяк кына сәләмә, баш әйбәт эшли минем. Син Сафиулланың игезәк сыңары, төп колхоз хуҗасы да үзең. Ә бу кешене танымыйм, олан.

      – Казаннан ул, Хәтимәттәй.

      – Рибалүтсия турында сүләргә диме? Аттылар, олан, аклар тау башыннан, кызыллар елга ярыннан. Безне әбекәй базга яшерде, олан.

      Нурулла карчыкка җәелергә ирек бирмәде:

      – Син, Хәтимәттәй, шуны әйт безгә: балачагыңда олылар ни сөйли иде?

      – Ир-атның телендә сугыш ие, кыз-катынның гайбәт ие инде.

      – Нуретдин хәзрәтне телгә алалар идеме соң, Хәтимәттәй?

      – Алалар ие, олан. Борынгы мулла ул Нуретдин атлы кеше. Без сабый чакта аның хакында риваять бар ие.

      – Нинди риваять, Хәтимәттәй?

      – Жандарлардан җик күргән хәзрәтемез, имештер, дия ие әбекәй. Мәсҗеден яндырганнар мескенемнең. Үрәтмә дин сабагы диептер.

      – Жандармнар эзәрлекләде микәнни? – дип сорап куйды Минһаҗев.

      – Шуның белән тәмаммы риваятең, Хәтимәттәй? Азагы юкмы? – дип, җеп очын тарта торгач, әбиең әйтеп куйды:

      – Анысы гайбәт, олан. Сүләтмәгез, җаны бимазаланыр. Әрвахларга фанилыктагы һәрни мәгълүм, фирештәләр начар язар Хәтимәттәгезнең ләүхелмәхфуз тактасына.

      – Әбекәй, менә бу зур кунак – Нуретдин хәзрәтнең оныкчаларының оныкчасы.

      – Җә, әлсә, гөнаһысы сезләргә – сорашкан бәндәгә. Әбекәй әйтер ие: хәзрәт ат яраткандыр, җәйләүләр аның бия-колыннары берлә тулгандыр, дияр ие. Гыйлеме диңгез күк тирәндер, дияр ие. Халыкның сөйкемле сөяге, дияр ие. Беттән – бет, эттән эт туа, оланнар. Әбекәй әйтер ие: хәзрәт яшь нәмәстәдән уңмаган, дияр ие. Гыйшык ни зиһенлене дә саташтыра, Нуретдин бабакаемыз, бичарамыз, үзенә тиңне ярәшмәгән икән лә шу-ул, гүзәл сыннарыннан биһуш булып, алак-шалакны куенына сыендырган икән лә. Нәсел-нәсәбен үрәнмәгән, чит-ят җир баласы шу-ул. Яшь катыны, батрак җегет белән шаярып, каратутлы малай оланы бәбили. Хәзрәтемез сабыр, изге, «талак» кычкырмаган катынына, дияр ие әбекәй. Авылга ис-тын чыгармаган, имештер, төпчекне үз угланы итеп мәсҗед кыйтабына теркәгән, имеш. Гайбәт, олан, хәшәрәт чебеннән яман, кай ярыктан да очып чыга. Төпчек ир углан исәйгәч, малайларны ияртеп, авылдан чыгып киткән, ди, Нуретдин. Хурлыгыннандыр, олан. Катыны белән батрак җегет, ике ялкау, хөрәсән, аның мал-мөлкәтен туздыргач, койма-капкаларына тиклем сүтеп яккан, дияр иде әбекәй. Янып үлгән алар соңра. Алла тоткан үзләрен.

      Минһаҗев ухылдап куйды. Аның дулкынланудан йөзе кызарган, маңгаенда тир тамчылары җемелди иде. Ул җилкәсен рәтләгәндәй хәрәкәт ясады. Күкрәге кыса бугай – матур хәбәр түгел.

      – Менә кайда икән хикмә-әт!

      Нурулла яңадан карчыкның колагына иелде:

      – Хәтимәттәй, хәзрәт шуннан соң Чурайбатырда бер дә күренмәде микәнни?

      Карчык, чепи күзләрен челт-мелт йомып:

      – Тавыкларның җиме бетте, олан, – диде. – Киленем әпәй турап сибә. Расхутланабыз

Скачать книгу