Сөйлим, тыңла…. Нәбирә Гыйматдинова
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сөйлим, тыңла… - Нәбирә Гыйматдинова страница 4
…Ул караңгы тыкрыктан каядыр очты. Алда гаҗәеп матур нур балкышы иде, ир, шуңа орынам дигәндә генә, катгый боерык ишетте:
– Борыл, кире борыл, Нурулла! Дөньялыкта бер бурычың үтәлмәгән, Нурулла-а-а!
Керфекләрен күтәргәч, ул ярым караңгылыкта күрде: ак киемле берәү аның өстенә иелгән иде. Өлгергән карабодай төсендәге ике күз – Туйбикә күзләре иде… Нигә дәшми ул? Нигә аның иреннәре дерелди?
– Төш, төш кенә… – диде ир, сөйләшергә мәшәләнеп. Янәсе, үлмәгән Нурулла, янәсе, төш кенә күргән.
– Тс-с, авызыңны яп! Хәл җый, син әле генә теге дөньядан кайттың. – Туйбикә бармаклары белән аның чәчләрен «тарады». – Ярый шофёрың җәһәт китерде. Хәзер син үзәк хастаханәдә – реанимациядә, Азизов.
– Үлмәкче идем, димәк. Кара син, ә! Син коткардыңмыни?
– Кизү идем. Үлсәң, белмим, нишләр идем…
– Сиңа ни… Яшәдем ни, яшәмәдем ни…
– Ни шул, ни!
– Кайчан аякка бастырасың, Туйбикә?
– Ай ярымнан, Азизов. Йә, йокла!
Йодрык хәтле генә йөрәк әвен кебек ирне үз кубызына шактый гына биетте: Нуруллага өч ай буе дәваланырга туры килде.
…Төш бүтән кабатланмады.
…Ябык гәүдәсендә таякка элгән сыман җилфердәгән кәчтүменең соңгы төймәсен каптыргач, Нурулла:
– Хуш, мин әзер, – диде. – Безнең бүген җыелыш, бичәсе.
– Савыгыр иең әүвәле, Нурла.
– Мин тере, мин исән, бичәсе!
– Йөрәгең зәгыйфь әле…
– Шым бул, бичәсе! Адым саен чир белән авыз чайкама! Минем чурайбатырлыларга тәҗел сүзем бар!
Клуб, кәбестә басуы кебек, яулыклы, бүрекле «башлар» белән чуарланган иде. Әһә, һәркем могҗиза белән күрешмәкче! «Нуруллага тегеннән бик күп нәрсәләр әйтеп җибәргәннәр, ди. Үлеп терелгәч, әүлия өммәтеннән икән Нурулла… Баш түбәсендә нур балкый икән…» – Бу чыш-пышлар көлке иде, билләһи. Җилдән яралган әлеге матур гайбәт өчен кайсысын тотып ярасың ди, йә?
Урман сыман шаулаган халык ул сәхнәгә менгәч басылды.
– Нишләп кул чапмыйсыз? – диде Нурулла, авылдашларының энә күк чәнчегән карашларыннан өшеп. Аңлашулары җиңел булмас, ахрысы. Авыл өстендәге сасы ис клубка да тулган иде. Кешеләрнең өс-башларына ук сеңгән бугай. Менә хәзер һәркайсының киемен салдыр да утка як, чөнки ят ис юып кына бетмәячәк. Ә нәҗес агызып көйдергән-яндырган үле туфракта илле ел бөртек чәчмә!
Арткы рәтләрдән берничә ир, күңел өчен генә дигәндәй, учын учка шапылдатты.
– Ярый, алкышламагыз, мин артист түгел бит… – Нурулла терсәге белән трибунага таянды. Ышан бу хыянәтче йөрәккә! – Җәмәгать, фәрман нигезендә өч көннән дуңгыз фермаларын ябабыз!
Берәү таягы белән шак-шок идәнне кыйнады. Мирхан мулла!
– Кем фәрманы ул, кем, Сафиулла углы? Шәрехлә! Безне томана сарыкка санама, теге, кем, иптәш персидәтел!
– Күкләрнеке!