Сөйлим, тыңла…. ­Нәбирә Гыйматдинова

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сөйлим, тыңла… - ­Нәбирә Гыйматдинова страница 5

Сөйлим, тыңла… - ­Нәбирә Гыйматдинова

Скачать книгу

иләктән сөзеп тыңлап утырдым. Кемдер бала укытам ди, кемдер йорт төзим ди. Кайсыгыздыр машинага акча җыя. Операция ясатам диючеләр дә бар. Һәрберегез дә «акча» ди. Мин ике сөйләшмим, әйттем икән, тимернең калын башыннан бөгәм! Элек яшәдек бит, хәрәмгә кул тыкмыйча да мал таптык. Киләчәктә дә яшәрбез! Миңа вакыт бирегез: ярты елда хуҗалыкны тергезәм мин, Алла кушса! Вәгъдә – иман!

      Шунда иләс-миләсрәк Фатыйма карчык:

      – Ышаныйк без рәискә, җаныйлар. Әүлия кеше алдашмас, бәлдыгый, – диде.

2

      Белми, хак. Алар аның өчен авыл кешесе. Эш кешесе. Рәис аларның чиләк, сәнәк, көрәк күтәргән кулларын, елмайган яки хәсрәтләнгән күзләрен генә күрә, ә эчләрендә ни-нәрсә кайный – анысы аңа караңгы. Анысын ул тоймый-сизми. Әгәренки Аллаһы Тәгалә бер кодрәт белән ХVII гасырга кайтарса, һәм авылга тәреләр белән бәреп керсәләр, арада дошман белән якалашырлык гаярь Киләхмәт бар микән? Кем ул? Кайсы урамда, кайсы йортта яши? Белми Нурулла. Батыр янында куркак та йөри. Анысы кем тагы? Киләхмәтне Себергә озаттырган ялагай адәм кайсысы? Кичер, Ходай, ул авылдашларына бинахакка гаеп ташламый, ул бары тик шахмат тактасындагы кебек «ак» һәм «каралар»ны тормыш тактасына күчереп урнаштырып кына карый. Бәлки, иң зур гаеп Нурулланың үзендәдер? Халыкның тамагы тук булсын, диде ул, икмәген, печәнен жәлләмәде, капка төпләренә китереп аудартты. Кесәсендә акчасы булсын, диде, хезмәт хакын айныкын айга тиененә кадәр түләттерде. Йорт тергезсен, авылда төпләнсен дип, транспортын кызганмады. Автобусларга төяп (сирәк кенә, билгеле) театрларга да йөртте. Баксаң, тамагы тук, өсте бөтен авылның иман баганасы бармак белән төртсәң ава икән.

      Хастаханәдә телефоннан шылтыратып хәлен сорашканда, район башлыгы (инде элеккеге башлык дияргәдер), атна ахырында Чистайга күчәм, дигән иде. Соңгы тапкыр күрешәбездер, бәлки, хуҗалык рәисләре дә киләдер, мин дә озатырга барыйм дип, Нурулла үзәккә китте. Ләкин бердәнбер озатучы кеше ул гына иде.

      – Так-то, брат, – диде кичәге башлык, – тәхетеңнән куып төшерсәләр, яныңдагы тугры вәзирләрең тараканнар кебек ярыкка шыла. Сиңа рәхмәт, Азизов. Мине сүкмә, мин начарлык эшлим дип эшләмәдем, хуҗалыгың баер дип, ялгыштым. Ярдәм итә алмыйм, кулымда власть юк бүген. Бу ситуациядән ничек чыгарга уйлыйсың? Всё-таки син башлы җегет.

      – Яңа ферма төзеп, терлек белән тутырыр өчен биш миллион тирәсе акча юнәтәсе иде.

      – Слушай, Азизов, выход бер генә: Минһаҗевтән сорап кара. Бүген Татарстанда иң бай кешеләрнең берсе ул. Саран мужик түгел.

      Минһаҗев, Минһаҗев… Әзрәк якташ та бит әле ул. Мәктәптә, туган як тарихын өйрәнгәндә, шунысы ачыкланган иде: Минһаҗевләр нәселенең тамыры Чурайбатырда. Аларның борынгы бабасы Нуретдин хәзрәт авыл зиратының иске өлешендә җирләнгән, диләр. Ә хәзрәтнең балалары яшьли үк төрлесе төрле якка сибелгән, имеш.

      «И Аллаһым, шушы бәндәң белән очраштырсаң иде», – дип, теләк теләргә генә кала иде. Беркөнне сәркатип кыз, сулышына кабып, аның бүлмәсенә керде.

      – Нур…

Скачать книгу