Сөйлим, тыңла…. ­Нәбирә Гыйматдинова

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сөйлим, тыңла… - ­Нәбирә Гыйматдинова страница 8

Сөйлим, тыңла… - ­Нәбирә Гыйматдинова

Скачать книгу

сәүдәгәре Фәтхулла абзыйның кибете була ул. Революциягә кадәр. Стенасы калын, кирпечен йомырка сарысы кушып сукканнар, ахры, каты, кувалда белән бәр – уалмый. Бер елны Фәтхулла абзыйның варислары җыйнаулашып кайтты. Кибет безнеке, диләр. Сәүдә оештырабыз, диләр. Оештырыгыз, дибез җирле үзидарә рәисе белән. Карый болар, бина ташландык, түшәме мүкләнгән, идәннәре җир белән тигезләнгән. Тимер ишек кәкрәеп янтайган. Әгәр дә төзекләндерсәң, тагын өч йөз ел җимерелми. «Әй, бу чыгымлы икән, без аңардан ваз кичәбез, безгә компенсация генә түләгез», – диләр. Уйнап кына:

      «Аның нигезендә алтын-көмеш тулы чүлмәк бар, табып алсагыз, яртысы сезгә» – дигән идем, күселәр төсле, кибетнең нигезен актарып салганнар, мин сиңа әйтим! Менә ваклык кайда ул, Вәкил абый. Ә сезнең очракта, нишләтәсең, дөреслек төтен белән бер, күзне әчеттерә!

      – Шикләнгән идем аны, энем Нурулла. Сизенү көчле икән миндә, их, тот якасын! Сүгендермә, язмыш! Гыйләҗетдин бабай нәселе үзгә тармак икән. Атасы да, Фәрит тә төс-кыяфәте белән безнең якка охшамаган: алар кыска буйлы, кысык күзле, ә без табак битле, киң җилкәле. Фәритне «туганым» дисәм, беркем дә ышанмый.

      – Үги туганыгыз инде ул, Вәкил абый.

      – Шулай, хакыйкатьнең төбенә төштем дип, аны туганнар исемлегеннән сызып ыргытып булмас. Нуретдин хәзрәтнең рухы рәнҗер. Чит ояныкы димәгән, батрак малаен үзе белән алып киткән бабай. Йа, энем Нурулла, безнең сәяхәт тәмам. Синең хәлләрең ничек? Авылыгыз төзек, клуб, мәктәбең таштан, юлларың асфальт.

      Аһ-зарларыңны түгәрлек бик җайлы вакыт иде бу. Бай түрә алдында гозереңне ярып сал!

      – Хәлләр чыдарлык, – диде Нурулла. – Сезнең белән Казанда очрашырга мөмкин булмасмы, Вәкил абый?

      – Ә син шушы моменттан файдалан, энем. Бәлки, иртәгә минем вертолётым шартлар. Сора!

      – Сора дип… Уңайсыз да инде. Аръякта яңа фермалар төзеп, сыер-тана кайтартмакчы идем, эш акчага терәлә…

      – Күпме?

      – Биш. Биш миллион кирәк. Бурычка бирегез, зинһар! Алдыгызга тезләнимме, Вәкил абый?

      – Тезләнмә! Мин хатын-кыз түгел. Болай итәбез: ун миллион күчерәм счётыңа: Нуретдин бабайның чардуганын тимердән эшләттер, таш куйдыр. Хәзрәт җирләнгәнен белсен халык, яшь буын белсен. Мәчет салдырып, аның исемен куш, ярдәмгә мохтаҗ карт-корыга сәдака өләш – шулар өчен биш миллион миннән бүләк, ә яртысын баегач түләрсең! Килештекме, энем Нурулла! Иске мәчет нигезен казыттырма, бабай сандыгын «берәрсе тапсын» дип яшермәгәндер.

      …Атау болыныннан күтәрелгән вертолётның җиле сап-сары чәчәкләрне «аяктан екты». Нурулла тузгыган чәчләрен, бармаклары белән аралап, артка сыпырды. «Тезләнмә, мин хатын-кыз түгел…» Зур кунак очты. Хәер, кунакның зурысы яки кечесе була микән?

      Кунак кунак инде ул.

3

      – Авылда минем турыда ниләр сөйлиләр, бичәсе?

      – Кәкре каен тузына язмаган нәрсәләр шунда.

      Нурулла аш тәлинкәсен читкәрәк этәрде. Элек иртә китеп, төнлә кайтып сизелмәгән генә икән: хатынының холкы таш төсле авыр, тиз генә кузгатам димә.

      – Саҗидә,

Скачать книгу