Сөйлим, тыңла…. ­Нәбирә Гыйматдинова

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сөйлим, тыңла… - ­Нәбирә Гыйматдинова страница 11

Сөйлим, тыңла… - ­Нәбирә Гыйматдинова

Скачать книгу

кем куша минем эшкә тыгылырга? Ярдәмгә туганнарымны да чакырттырмый, ашатасы була, ди, саран. Тыңла әле, яшьти. – Фәнис тавышын әкренәйтте. – Нишләп минем чәчбикә тупас икән? Гарифтан көнләшеп үләм, яшьти. Ну уңды хатыннан, йомыкый! Әнисәсе әрәмә сандугачы төсле генә тирәсендә дә пыр-пыр оча, иркә тавышы белән: «Гарифым, ярты җаным», – дип сайрапмы-сайрый. Андый хатынны кочакласаң да саваптыр, яшьти. Вәт син шуны әйт миңа, нишләп хатын-кыз төрле-төрле икән? Адәм атабыз кабыргасыннан кисеп ясалгач, алар һәммәсе дә бер үк төсле булырга тиеш түгелмени?

      – Гаиләдәге тәрбиягә карый инде, Фәнис.

      – Һы, тәрбия, имеш. Әби белән бабай алтын минем, ә кызлары – аждаһа. Үлгәнче шуның авызыннан бөркелгән утта янармын микән инде? Син тагын шуны әйт, яшьти, тегендә һәммәбезгә дә хур кызлары беркетсәләр, бу хатыннарны кая куярбыз икән?

      – Фәнис, гафу ит, яме, син элек мондый түгел идең, – диде Нурулла. – Әйдә ир башыбыз белән хатын-кыз чәйнәмик әле.

      – Син дә элгәре бүтән идең, яшьти. Мактаулы перси генә идең, ә хәзер сине «әүлия» диләр.

      Бакча артыннан зәһәр тавыш ишетелде:

      – Фәнис, эт бете! Кая олактың син?!

      Ә-ә, Нурулла, тиз бордымы? Борды, борды! Арышын-бодаен сорасалар, амбар мөдиренә боерык кәгазе сырлый идең дә икмәген төяттерә идең. Сыер-тана кирәк дисәләр дә кызганмый идең. Колхоз малы халыкныкы иде. Ә бүген сораулар катлаулы. «Әүлия» дип гайбәт тараткан һәм шуңа олысын-кечесен, наданын-гыйлемлесен ышандырган иләк авызга ямыйсы иде берне! Яма, әйе. Көчсезлегеңне күрсәт, Нурулла. Синең бөтен бәлаң шунда, Нурулла. Моңарчы авылдашларыңның күңел тәрәзәсен каплаган пәрдәне этәреп карарга вакытың тар иде шул, тар иде… Тотам дип куган дөнья койрыксыз икән бит, Нурулла!

      Җәйге айларда Зәкия апаның Казандагы оныгы – профессор Хәлим малае, ноутбугын култык астына кыстырып, авылга кунакка кайта иде. Галим егетнең тормышы бары тик чирәмле ишегалды белән генә чикләнә иде.

      – Шәһәр шау-шуы надоел, Нурулла Сафиуллович, аулакта ялгыз гына уйланып утырсам, башымда интересный идеяләр туа, дигәч, Нурулла «бөек фикер иясе»нә комачауламыйм дип, Зәкия карчыклар турыннан шыпырт кына узып китмәкче иде, ләкин Хәлим малае аны үзе эндәшеп туктатты.

      – Нурулла Сафиуллович, здоровье как? Исәнлек? Терелдегезме?

      – Рәхмәт, Алмаз, Аллага шөкер!

      – Йөрәкме?

      – Йөрәк. Көчле, каһәр. Юкса таза да инде үзебез.

      – Сезне мин үткән ел предупредил же! Гыжлап сулыйсыз, дип. Врачка күренегез, дип. Ә сез, как мамонтлар, киреләндегез. Алар ни өчен кырылган? О-о, не знаете! Боз диңгезе килә башлагач, куяннар, төлкеләр сказали, давайте бегите, иту сытылып үләсез! А мамонтлар: «Безнең гәүдәбез зур, чуртым да сытмый», – дип, хайваннар чабышканда басып калган. Боз шуышып килгән дә боларны изеп киткән.

      – Син, дустым, әллә мезолит чорындагы киек-җанварлар тарихын өйрәнәсеңме?

      – Нурулла Сафиуллович, берите выше! Мин – кибернетик, үлемсезлек проблемасы белән шөгыльләнәм. Сез, знаете, кешенең баш мие иң соңыннан үлә. Да, да, Нурулла Сафиуллович!

Скачать книгу