Җан сөенече. Роза Мулланурова

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Җан сөенече - Роза Мулланурова страница 12

Җан сөенече - Роза Мулланурова

Скачать книгу

корыч каләмле ручкасын аңа таба сузып өлгерде. Каләмнең үткен очы кул аркасына кадалды. Чәчрәп кан чыкты. Каннан курыктымы, сабыр савытының тулып ашуы хак идеме, күз яшен тыя алмыйча, кыз ишеккә ташланды. Өйләре мәктәптән өч йорт аркылы гына иде. Мәктәптә дә, урамнан да үкереп елап кайтмады кайтуын, ә капканы ачуга, яше елга булып акты.

      Әнисе, тыныч холыклы, сабыр әнкәсе, кызның канга буялган кулын күрүгә агарынып китте. Гомерендә сарык бәрәненә дә кул күтәрмәгән әнисе, тәрәзәгә карап, ярсып йодрык та селкеде бугай. Ә абыйсының – озын тәнәфестә тамак ялгарга кайткан Кәримнең чыгып йөгергәнен әнисе дә, ул да абайламый калдылар.

      Кичен, әтиләре мәктәптән кайткач купты өйдә давыл. «Ишкәнсез ишәк чумарын, – диде география укытучы әтиләре, табын артындагы гаиләсенә ачу белән сынап карап. – Элек тә бәйләнә иде Хафизова… Авылда яшәрлегемне калдырмадыгыз! Берегез – олы, берегез кече була белмәгәч соң…»

      Кәримнең, кызып китеп, Рафисны (завуч улын!) бәргәләгәнен ярты мәктәп күреп торган. Сүз дә, әләк-чәләк тә күп булды. Рәфис-нәфисне, баш мие селкенгән, дипме, «ашыгыч ярдәм» алып киткән. Ә Кәримне… Бу хурлыкны йомар өчен, әтиләренә, чыннан да, гаиләсен алып башка җиргә, әллә кайдагы мари авылына күченүдән башка чара калмады, ахры. Зәриягә дә эләкте – «чебен тимәс чер итәр, тисә черелдәп китәр» сүзе тамга булып ябышты. Иң кыены – үз-үзен эчтән ашады ул. Бердән, сабыр итә белмәгәне, әнкәсен юкка кыздырганы, абыйсын зур сынау алдына куйганы, әтисен борчыганы өчен булса… Икенчесе… Сабакташы алдында үзен гаепле тоеп, мәктәпкә йөри алмыйча, авыруга сабышты. Аннан җәйге каникул, күченү мәшәкатьләре…

      Дүртенче сыйныфка ул рус мәктәбенә үз эченә йомылган, укудан башка берни турында да уйламый торган бөтенләй башка кеше булып килде. Ә Рәфис-нәфисне беркайчан искә төшермәскә, дип, үз-үзенә сүз бирде.

      Хәер, тагын бер очрак хәтердә саклана икән әле. Балачакта алар яшәгән авылда әнисенең бертуган апасы кияүдә иде. Наҗия апасы хатлар аша бик инәлеп чакыргач, Сабан туена кайтмакчы булды. Казанда институтта укый башлауга, иң беренче эш итеп, авыл кызларының күбесе сыман (авыллыгыннан котыла, янәсе), чәчен кыска итеп кистергән иде. Озын буйлы, күзләре утлы күмер сыман янып торган берәүнең төбәлеп үзен күзәтүен сизеп алды да янәшәсендәге күрше кызыннан: «Кем ул?» – дип сорап куйды. «Белмисеңме, белмәмешкә генә салышасыңмы? Сезнең роман хакында хикәят итеп сөйлиләр ич, – дип көлде кыз. – Кем булсын, Рафис… Агроном ул, әйбәт, дөрес кеше. Хатыны көнләшеп талый, диләр, үзен. Синнән көнләп!»

      Ир затының үзенә таба атлавын сизүгә, тизрәк апасының улын култыклап алды, туганнары тирәсенә елышты Зәрия. Кичке уенга да чыкмады. Качып калып була ул.

      Үз-үзенә каршы килеп кайтып бара менә. «Өченче сыйныфтагы мәхәббәт» шул үземе? Әллә бүтән берәүме? Ританың шаяртуы да ихтимал ич! Шулай булсачы…

* * *

      Риталарның шәп машинасы, кар бураны туздырып, таза, нык капка янына килеп туктады. Көтеп кенә торганнар диярсең,

Скачать книгу