Җан сөенече. Роза Мулланурова

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Җан сөенече - Роза Мулланурова страница 13

Җан сөенече - Роза Мулланурова

Скачать книгу

яндырып үтерәсегез килә инде әллә? – диде кунак, чын-чынлап куркуга төшеп. – Кирәкми, мондый кызуга ияләнмәгән мин.

      – Мунчаның бөтен сихәте эссе пар инде. Түзәргә туры килер!

      – Түзәргә? Бер-бер үчегез бармы әллә миңа? Ник болай кыланасыз?

      – Бар! Бер генә дә түгел! Башта ләүкәгә сузылып ят әле! Аннан күз күрер.

      Кайнар пар, арка-күкрәкне рәхәт кыздырып, тәннәрне чымырдатты. Ул арада талгын су ут булып кызган арканы иркәләп сыйпап узды. Әлфинур кулында себерке уйнап кына тора. Дөньяның бар рәхәте, ләззәте каен яфрагында икән, диярсең.

      – Үч дисезме? Бар ул, бар! Менә монысы – авылны оныткан өчен! Бусы – бер күрергә зар булганнарга күренми тилмерткән өчен! Тагынмы? Тагын…

      Әйдә калсын.

      Юка эчке күлмәктән ничек тиз, сиздерми килеп кергән булса, шулай ук тиз генә чыгып та китте Әлфинур… Әйтерсең күз буды – әллә төштә булды бу хәл, әллә өндә!

      Зәрия хәл алырга чарачага чыкты. Ни хикмәт, анда берәү дә юк иде. Аптырап, пәрдә читен күтәреп, тәрәзәдән караңгы иңә башлаган бакчага күз салды. Тун бөркәнеп әлерәк кенә мунчадан чыгып килгән хатын-кызны ир заты көтеп тора. Яшь кенә, сакал-мыек бүртеп кенә килгән ир-егет. Юк, Рафис булырга тиеш түгел бу! «Бүген түгел», – дигәнен генә ишетте Зәрия һәм, чит кеше серенә шаһит булуына уңайсызланып, коену хәстәренә кереште. «Не всё так гладко в Датском королевстве, диләрме?» – дип кенә куйды. Уй-хисне кайчак классикның бер җөмләсе чатнатып әйтә дә бирә.

* * *

      Ни гаҗәп, өйдә дә тып-тыныч, берәү дә юк иде. Кая олаккан Риталары да?!

      – Эзләмәгез дә! Балалар, ире белән Рита чыршы бизи, – дип көлде Әлфинур. – Рафис Хафизов дигәч тә… үзе бренд бит ул! Дөрес кеше! Чыршы кистерми, өйгә керттерми. Бакча артында рәт-рәт булып тезелешеп үсә эресе-вагы. Кем күңеленә кайсы хуш килә – шунысын сайлый. Ылыслы ботагын сыйпа, уенчык эл, бизә. Менә ничә еллар инде шулай бала-чаганы чыршы тирәсенә җыя. Бүләк өләшә. Бәйрәм ясый. Күнектеләр инде сәер холкына да. Чынлап та, нигә чыршыкайны юкка әрәм итәргә! Урман байлыгы бит ул, безнеке түгел. Табигать баласы. Килешәсезме?

      – Ә үзе? Кая соң әле, хуҗаны әйтәм. Без монда ансыз гына кунак булып ятабыз.

      – Чакыргач, кунак булмый нихәл итәсең? – Әлфинур, күрәсең, көләргә ярата иде, яңгыратып, рәхәтләнеп көлде. Кайгысыз, бәхетле кешеләр генә, юктан да кызык табып, шулай көлә ала торгандыр. Зәрия аңа кызыгып та, сокланып та озак карап торды. Теләсә кемне үзенә карата белә торган шундый сылу хатын-кызга кызыга ул. Күз бит ирләрдә генә түгел… Ярны сайлый белгән сабакташы. Бәхетенә сөенәсе генә дә бит. Ә бакчадагы шәүлә-күләгә? Ни аңлата Әлфинурның «бүген түгел» дигәне? «Фидакяр җан! Авылны яшәртте, яшәтә», – ди бит әнә Рафис хакында да. Ярата, димәк…

* * *

      – Рәфис!

      – Артык нәфис, – дип көлде хуҗа. – Танымассың дигән идем дә…

      – Танымаска! – дигән булды Зәрия. Әгәр ул икәнен тәгаен белмәсә, әйтик, урамда очратса, мөгаен, танымый да узар иде. – Олыгаеп

Скачать книгу