Җан сөенече. Роза Мулланурова
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Җан сөенече - Роза Мулланурова страница 17
Була шундый кешеләр – сүзен сүз итәр өчен, башын кисмәгә бирергә риза. Тик екмасыннар гына аның сүзен – үрдә булсын. Ә үзенең урыны түрдә. Кемдер үзеннән уздыра, әллә кем булган, дип шикләнсә, йокысы кача. Зыялы, укымышлы милләттәшеннән үлеп көнләшә торган кара эчле адәм – бер Әхияр генә түгелдер. Идриснең чыгышын, «халык дошманы улы» дигән нахак исем күтәреп, үртәлеп яшәгәнен белә ул! Бер яктан ич алар, якташлар! Җәелеп сөйләшеп утырырга вакыты булмаса да, чамалаган иде Идрис: Сәхипгәрәй улы дигәнне ишетүгә, карт йөзеннән күләгә йөгереп үтүе тиккә түгел, сере бар!
Йөз-кыяфәте атасына тарткан Идрисне йортта күрүгә үк төсмерләп алды Әхияр. Булса да булыр нәселләре белән мактанчык, борынлы, тәкәббер! Шәриктәшеннән көнләшеп шикаять сырлаганда, ул, әлбәттә, әләк адәм үтерер дигәнне уйлап тормады. Куштан булганга куштылар – үтәде. Суга төшкәндәй юкка чыкканына да аптырап тормады, заманы шул булгач. Борын асты кипмәгән улы калды… Әнә кем булган! Әле ярый танымый. Институтта укыта, имештер. Көнчелек корты әллә кайсы күзәнәкләрен ертып үтте.
Идрис ачу белән көрәген җиргә атты. Ташка тидеме, сабы шартлап сынды. Кәримә үгетләп-җайлап караса да, кабат көрәк сабына тотынмады Идрис. Ишегалдын гөлбакча итү хыялыннан биздерде аны күршесе.
Ә өрәңге әрсез дә соң! Мине сөймиләр дип үпкәләп тормый. Җәелеп, тармакланып үсүен белә. Ел саен өскәрәк үрмәли.
Әхиярнең хәйләсен төшенде Кәримә. Сирень, чия утыртсалар, беренче кат тәрәзәсенә күләгә төшәр иде. Өскә үрләгән өрәңге ботагы, өченче катка үрелеп, әнә тәрәзә кага.
«Йоклап кына китсен, белермен мин сине нишләтергә!» Кәримәнең сукранганына карап кына өрәңге балконга орылып-сугылып шыкырдаудан туктамады, әлбәттә. Әмма хатын үзе тынычлангандай булды.
Гарьчел-рәнҗүчән димәктән…
Гәрчә язмышы сынауларга бай булса да, тәкъдирнең бормалы сукмаклары моңарчы Идрисне адаштырмаган иде әле. Дөрес, әткәсен – укымышлы мулла, аннан мөгаллим булган Сәхипгәрәйне – балаларын кан-яшь елатып алып чыгып китүләре истән чыкмады… Биш кенә яшь иде аңа. Гамьсез балачакка нокта куелды. Сабый зиһене бу фаҗиганең һәр мизгелен мәңгелеккә сеңдереп калгандыр, гүрнәчәдәй үз йортларыннан бер ярлы көнлекченең җир идәнле, карындык тәрәзәле куышына куып чыгарулары да хәтердән җуелмаган. Әнкәсенең мөлдерәмә сагыш тулы яшьле күзләре, әтисенең, әрнү катыш ачыргаланып: «Мин гаепсез. Кайтырмын. Көтегез!» – диюе… Ел арты ел узды, бәгырьдәге сызлавык, рәнҗеш-үпкә, кара кан булып укмашып, шешкә әйләнде. Яман шешкә! Өрәңге ботагы тәрәз шыкырдатканга шомланып ята торган егет идемени ул? Авызында кош сайрата торган асыл зат иде дә… Җеп өзәрлек хәле булмый кымшанмый ятсын әле!
Идрисне күпләр язмыш иркәсе, бәхетле зат дип кенә белә. Янәсе, егет солтаны дан-дәрәҗәгә җиңел иреште. Студентлар, яшь галимнәр арасында абруй казанган күренекле шәхесне җае чыкканда тешләп алырга теләүчеләр дә табыла кайчак. Тешлеләрне сөендерерлек форсат гел чыгып тора: язмыш галиҗәнаплары бу юлы