Җан сөенече. Роза Мулланурова
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Җан сөенече - Роза Мулланурова страница 18
Ял көне иде. Иртәдән шыбыр-шыбыр яңгыр явып тора. Мондый яңгырда куян читлекләре янына бала-чага якын да бармый. Авыл кешесенең үз хуҗалыгында да эш-мәшәкать баштан ашкан. Озын брезент плащ киеп, чаштыр-чоштыр шул мәхлукларга үлән чабып маташа иде Кәримә. Үтеп барышлый гына янында туктап сәлам бирүчегә күтәрелеп караса дертләп китте. Каш астыннан сынап-сөзеп кызны күзәткән диңгезче егет чибәр иде. Ул ипләп кенә кыз кулыннан чалгыны алды, аякларын аерыбрак, җайлап басты, киерелеп, чаж-чож китереп, печән чаба башлады. Рәхәт, җиңел эшли иде ул. Яңгыр астында юеш үлән чабу михнәт икәнен әле генә үз җилкәсендә татыган Кәримә исә аның эш мәне белүенә сокланып карап торды.
Егет Идрис исемле, мәктәптә тарих укытачак икән.
Килгән көненнән мәктәпне авызына каратты егет. Менә ул класска керә. Бәргәләшеп алырга өлгергән, тирләгән-пешкән малайлар утырышып беткәнче, сүзсез генә һәркайсын күздән кичерә. Секундлар уза. Класс шым була. Үткен күз карашы, кинаяле, төртмә сүзләре белән тәртипсез классны дер селкетеп тоткан теләсә нинди атаманны урынына утырта ала. Ә сөйли башласа, сыгылмалы бәрхет тавышы сихерли. Әле генә гамьсез, үз ишләре белән әвәрә килеп кайнашкан класс, дөньясын онытып, башка яссылыкка күчә. Борынгы заман каһарманнары, аларның риваять-моңнары бар икән. Бәрәңге белән ипигә туяр-туймас тормышны онытып, шулар язмышы өчен ут йота. Яуда җиңсәләр шатлана, җиңелсә… Мөгаллим абый һәммәсен үзенә гашыйк итте. Атна-ун көн уздымы-юкмы, эленке-салынкы йөргән малай-шалай үзгәрде. Ә кыз-кыркынны гүя алыштырып куйдылар – һәркайсы хәл кадәренчә киенеп-ясанып, сизелер-сизелмәс бизәнеп йөри. Курчак кебек матур, чибәр туташлар икән ич алар. Күз карашлары, атлап йөрешләренә кадәр икенче. Әйтерсең уку бәйрәмгә әйләнде.
Тугызынчы-унынчы класс укучыларыннан алып яшь укытучыларга кадәр һәммәсенең яңа укытучыга гыйшык тотуын Кәримә сизми калмады, әлбәттә.
Югыйсә аның тарих укытучысы күренүгә баш югалтыр сәбәбе юк иде. Әнисе аны тизрәк Казанга кайтарту уе белән яна. Ниятен тормышка ашырмый туктамаячак, бик үзсүзле хатын ул. Хәер, кызын яхшы гаиләгә урнаштыру, башлы-күзле итү хакында кем хыялланмас? Әминә ханым да чарасына керешкән: кияү буласы егет белән Кәримәне дә таныштырды. Баш югалтып гашыйк ук булмады булуын, шулай да, кирәге чыкмый калмас дип, нәфис кулъяулыкны түш кесәсенә салып куйгандай, исемен күңеленә бикләп куйган иде инде. Үзен канаты бәйләнгән – ярәшелгән кәләш итеп тоюы гамьсезләнеп уңга-сулга күз атарга ирек тә бирми. Тарих укытучысына гашыйк булып шашынучылар аны гаҗәпкә калдырды. Артист, җырчы – сәхнә йолдызы саналган асыл зат синеке була димени? Кыз-хатын