Җан сөенече. Роза Мулланурова

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Җан сөенече - Роза Мулланурова страница 16

Җан сөенече - Роза Мулланурова

Скачать книгу

туяр, ял көннәрендә икәү култыклашып кино-театрларга, кунакка йөрербез» дип, күпме көтте Кәримә. Тик өмете акланмады.

      – Юлларына бал сылаганнардыр шул авылыңның? – дип ирештереп тә карады.

      – Тәлгәш-тәлгәш ак чәчәк аткан баланлыкны бер кайтып күрсәң иде! Чыннан да бал сөрткәндәй! – дип куанып, хыялый елмая Идрис. – Әти утырткан бит аларны! Гүя тупылларга кадәр аның кул җылысын саклый! – Монысын моңсуланып өсти. Һәм бәләкәй якка – эш бүлмәсенә кереп бикләнә. Икегә бүленгәндәй талкынып яшәвенә кайчак үзе дә аптырый: коеп яуган яңгыр, җил-давыл, кар-буран дип тормый, ә менә кайтмый калса, бик кадерле нәрсәсен җуяр кебек. Югыйсә мавыктыргыч фәнни эше көтә, буш вакыты юк.

      – Синнән күпкә кайтышлар инде күптән академик та хакыйкый әгъза!

      Хәер, җавап эзләп кесәгә керми, шагыйрь сүзе белән хатынының авызын бик тиз каплый ир:

      – «Йә, бармы арада берәр даһи, Нәкый йә бер Бакый, бер Исхакый?!»

      – Син бар бит, син! Ходай биргән талантың бар. Сирәгәйтергә кирәк бу кайту-китүләрне! Барысын онытып, фәнгә генә җигелергә кирәк!

      Әнисе! Улы сыйган җиргә әни-карчык сыймас идеме?! Ташлап китә алмый шул авылын. Мал-туар да тотмый инде. Кыен, дип бетерде. Миләш-шомырт дисәң… Яшь үсентеләрен, төбе-тамыры белән казып алып килеп, ишегалдына күчереп утыртырга була түгелме? Әнә кычыткан, тигәнәк баскан, буш яткан җирләр никадәр! Чишмәне, уҗым басуын монда күчереп булмый анысы. Әрәмә байлыгы – гөлҗимеш, балан куаклары – тамырдан үрчи. Өй тирәсендә чия, сирень чәчкә атып утырса…Бала-чага куаныр иде.

      Хатыны белеп тәкрарлый, үзенә дә төпләнергә, утырырга күптән вакыт.

      Идриснең ниятен хуплады гынамы, очынып йөрде Кәримә. Торф ташып, чокыр казыдылар, Идрис авылдан яшь үсентеләр алып килде. Көрәк тотып, өмә ясыйбыз дип, бөтен гаилә җыелып чыкканнар иде дә… Адәм көйләр, Тәңре көләр, диләрме?

      Хәтта хыялны күпсенүчеләр була икән дөньяда.

      Табылды андый адәм дә…

      Беренче катта, тәрәзәләре ишегалдына караган фатирда Әхияр агай яши иде. Моның белән борчак пешереп булмасын элегрәк тә сизенә идеме Идрис?! Болай да караңгы чырайлы агайның теле чәнечкеле, күз карашы ук янаулы-авыр иде ул көнне. Элегрәк тә күршеләрнең һәр сүзеннән, эш-гамәленнән гаеп эзләп, калын каш астыннан сынап, сөзеп карарга күнеккән Әхияр агай, тышкы ишекне дөбердәтеп, каты ябасыз, дип, үткән-сүткәнгә бәйләнеп калуны изге бурычы саный иде, ахрысы. Идрискә дә эләкте. Ашыга иде, сүз озайтып тормады. Агай, ахрысы, чын-чынлап үпкәләде. Янәсе, «интеллигент кисәге» гафу үтенү түгел, хәтта аның белән сөйләшеп торырга да гарьләнә. Шик-шөбһәсе генә идеме бу – ачыклап маташмадылар. Әмма шул вакыйгадан соң өске каттагы күршесе артыннан «килмешәк» дип төкереп калуны гадәткә кертте агай. Сәламенә җавап кайтармас булды.

      Канны уйната торган «зәмзәм суы»н нык кына төшереп, ашап-эчеп, кызып-кайнарланып чыкканмы, шадра бите тирләгән иде агайның.

Скачать книгу