Җан сөенече. Роза Мулланурова

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Җан сөенече - Роза Мулланурова страница 19

Җан сөенече - Роза Мулланурова

Скачать книгу

бар борчу-михнәтләрдән котылып, туйганчы йокларга иде! Ихтимал, көч-гайрәте кире кайтыр иде. Атна-айлар буе йокысызлыктан интеккән кеше генә аңласа аңлый йокы дигән сихәтле һәм дә татлы-ләззәтле халәтнең тылсым икәнен, никадәр көч-кодрәткә ия булуын.

      Таңда җил дә тына, кошлар чыр-чуы бер мәлгә басыла, бишегендә – бала, сөйгәне куенында газиз яр ойый, һәр күзәнәк, җан-тән ял итә. Йокы кочагында карун – байлыгын, гашыйк җан – мәгъшукасын, көчле үчен оныта. Җир өстенә, талгын гына канат кагып, төн хуҗа булып ала. Йокы… Татлы йокы… Идрис онытылып, рәхәтләнеп йокы кочагында оеп көч җыйсын өчен ул… Йә, ни-нәрсәсен бирер иде икән? Саулыгын, байлыгын, ярты гомеренме?

      Җил әллә исү юнәлешен үзгәрткән инде – азмы-күпме тынып торды да, өрәңге янә балконны шыкырдатырга тотынды.

      Кәримә, керфекләренә эленгән хәлсезлекне кулы белән сыпырып ташларга теләгәндәй, күзләрен уып торып басты. Бүлмә бөркү кебек тоелды. Ул сак кына балкон ишеген ачты. Җиңелчә халат бөркәнгән, йомшак башмак кигән килеш, әкрен генә тышка атлады.

      Йолдызлар да, ай да күренми. Күкне, җирне аксыл томан сарган. Тиздән таң атар, яңа көн башланыр. Нинди булыр ул яңа көн? Йа Раббым, таң атканын күрү, яңа көнне каршылау нинди бәхет икәнен сырхау гына аңлыйдыр шул.

      Шулчак өрәңге чайкалды, тармакланган юан ботак балкон киштәсенә бәрелде. Кәримә комарланып аны эләктерде дә усалланып үзенә таба тартырга тотынды. Ботак көчле-нык иде, һич бирешергә теләмәде. Хатын, җан көче белән киерелеп, аны үзенә таба тартып китермәкче, көче җитсә-җитмәсә, каерып-сындырып ташламакчы иде. Әмма көчләр тигез түгел иде шул, ручка тотып дәфтәр тикшерүдән бушамаган нәзек беләкле укытучыга агач та карыша икән! Бирешмәскә теләп тартышуына Кәримәнең җен ачулары чыкты, тәрәзәгә бәрелеп ирнең тынычлыгын бозган таза ботакны җиңмичә тынычлана алмаячак иде ул. Менә кулы белән тотынган чи ботак шартлап сынды, кәүсәсеннән аерылды. «Әһә, була бу!» – дип, хатын сөенергә өлгермәде, икенче кулы белән ябышкан ботак та кулдан ычкынды – сынган җире халат җиңен эләктереп өлгерде. Кәримә аягы шуып идәннән аерылуын һәм коточкыч караңгылык өстендә – һавада эленеп калуын тойды.

      «Өрәңге өрәге!» Иренең сүзе кылт итеп искә төште: «үч ала» дидеме? Чаган дисәң – чага, өрәңге дисәң – өрәге бик яман. Нинди ахмак балалык бу, йа Ходай! Коткарсаң, бер син генә коткара аласың!

      Җан ачысы белән кычкырмакчы булды – тавышы чыкмады. Керфекләренә яшь бөялде. Йа Рабби, ире тиккә шомланмагандыр! Курку, әрнү, шөбһә – һәммәсе, бергә укмашып, бер мизгелдә аның зиһенен томалап куйды.

      «Бетүем шушы икән!» дигән уй башыннан яшен тизлегендә йөгереп узды. Икенче мизгелдә ире күз алдына килде. Хатынын дүрт күз белән көтеп торган ир, бер таянычсыз калса, ни эшләр? Кызгану хисе йөрәген өтте. Һәм бу хис – ире өчен хәвефләнү – өрәктән куркуга караганда көчлерәк иде. Бик якын ул – әнә ишекнең теге ягында гына, кычкырса, бәлки, торырга тырышыр. Әмма хатынының чарасызлыгын күреп, соңгы өмете дә өзелсә? Ул чакта ни эшләргә?

Скачать книгу