Җан сөенече. Роза Мулланурова
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Җан сөенече - Роза Мулланурова страница 21
Соңгы араларда, әллә эш күплектән, аралашулар сирәгәйде. Авылына кайтып киттеме, чирлиме – күптәннән күренми Мөслимә апалары.
Уй диңгезенә кереп батса, Зөмәрәнең дә уе иксез-чиксез. Тормыш арбасын авырлык белән сөйрәп баручы кызы – Шәмсиясе өчен ут йотып, борчылып яшәве өзә үзәген. Язмыш шул балакае җилкәсенә сынау арты сынауны өепме-өя. Толлык ачысын үзе дә яшьли татыган иде. Кызы моңлы, ятим булып үсте. Җитмәсә, кияүләре дә үзен генә сөюче затсыз адәм булып чыкты. Язмыш сынавын узарга көче җитмәде. Алты яшьлек уллары бәхетсезлеккә юлыккач, эчүгә сабышты. Шәмсия сабыйны ничек тә аякка бастыру өчен җан атып йөргәндә, бер җилбәзәк хатынга йортка керде. «Илдә чыпчык үлми, яшәрбез әле», – дип, кызын юатса да, таякның юан башы Зөмәрә өстенә төште. Әнисе язмышы кыз балага мирас булып күчә, диләр – хак икән. Хәер, үзе өчен әллә ни борчылмый ул хәзер – яшисен яшәгән. Тормышы сикәлтәле булды, әмма яраткан эше бар иде. Шуны ул бәхете санады. Ә кызына андый бәхет язмаган. Дүртенче курска җиткәч, укуын ташлады. Кияүгә чыгам, дип алгысынды шул. Малай артыннан ук игез онык туды. Кызның укуда кайгысы калмады. Авыру бала тәрбияләгән ана үз хәлен үзе генә белә. Юньле кием күрми, ризыкка туймый, кимсенеп үсә ятимнәр. Авырлык күргән – сабыр була, диләр дә… Ни эшләп тә булмый, аякны юрганыңа карап сузасың.
Менә тагын: «Бердәм дәүләт имтиханнарын ничек кенә бирәсе», – дип ду кубулары өйдәге тынычлыкны качырды. Чыгым өстенә чыгым чыгып тора. Репетитор ялламый тапшыра торган түгел, диләр, бу БДИны.
Беркөн игез кызларның сыйныф җитәкчесе туктатты Шәмсияне: «БДИ турында уйлыйсызмы-юкмы?» – дип, тәмам гаҗиз итте. Сыйныфтагы һәр укучы күптән репетитор белән эшли, янәсе.
– Яшерен-батырын түгел, бүтән фәннәрдән уртача барсалар да, кызларыгызны математикадан бик көчле дип булмый. Аттестатсыз чыгып китмәгәйләре… Репетитор яллау-ялламау – һәркемнең үз эше анысы. Тик…
– Каян табасы соң ул… репетитор дигәннәрен? – Каушаган хатын авызыннан ычкынган сорау бигрәк тә беркатлы тоелды, ахрысы.
– Сез соң әллә айдан төштегезме? Шуны да белмәскә, – дип элеп тә алды, селкеп тә салды сыйныф җитәкчесе. – Бөтен өмет математикта инде. Әмма… Чират аңа! Сезнекеләр икәү… Ризалашырмы?
– Күпме ала? – Тагын бер садә сорау ычкындырды Шәмсия.
– Ул кадәресен үзегез килешегез. Риза булса әле.
Уйга баткан Шәмсия җил-җил атлап китеп барган сыйныф җитәкчесе артыннан озак кына карап торды. Ишеткән иде математика укытучысының кайбер балалар белән аерым дәресләр үткәрүен, имтиханда эләгүе ихтимал сорауларны тәфсилләп аңлатуын…
Кирәкле теманы дәрестә үк һәркемнең ми шәрифләренә үтәрлек итеп аңлатса булмас идеме?.. Ул үзе җитәкләгән 11 «А»