Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 - Мухаммет Магдеев страница 19

Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

төбенә калынрак әйбер – сукно кисәгеме, фланельме җәяргә. Пенсионер бабай бу турыда дүрт кат кешеләрен дә кисәтеп чыкты (бишенче катка менәргә хәле җитмәде, йөрәге кага башлаудан шикләнде).

      Кичке якка мәсьәләгә өченче катта яшәүче кешеләрдән бер яшь ханым катнашты.

      – Беркайчан да эткә майда ясалган консерва бирмәгез, – диде ул. – Иң әйбәте томатлы скумбрия.

      Чыннан да, Тишка томатлы балыкны яратып ашады. Тик тавык шулпасын гына кайнар көе ашый алмады, эт дисәң эт шул, кадерен бетереп, суытып ашады.

      Бер атна дигәндә этнең бөтен рационы инде эшләнгән, кагыйдәләр ныклап урнашкан иде: эткә ашарга бирүне бары тик олылар гына башкара; һәр катның баскычы борылып киткән урындагы ишек төбенә этне яткырмаска, йөгереп төшкәндә балалар аның койрыгына басулары мөмкин; каты ит бирмәскә, скумбрия урынына Тишкага «Тунец» яки «Сайра» бирергә һ. б., һ. б.

      Өстән аска таба чират буенча икенче тапкыр төшеп килгәндә, Тишка мөстәкыйльләнә башлады. Көненә әллә ничә ишек төбенә килеп ята, йоклап ала. Ашау урыннары да күбәйде. Шпилькалы әби, бумази туфлиле әби һәм пенсионер бабай аның янына, «теләсә нәрсә ашатып авыру йоктырырсыз» дип, балаларны якын җибәрмиләр, эт тулысынча алар карамагында иде. Тишка тазарды, янбашлары түгәрәкләнде, тиресенең йоннары елкылдый башлады.

      Ә беркөнне Тишканың «Үәү!» дигән тавышы чыкты. Ул көнне шпилькалы әби бәйрәм итеп Тишкага сервелат колбасасы бирде: әбинең инженер малае кичә генә Мәскәүдән командировкадан кайткан иде.

      Бераздан этнең «Үәү!» дигән ачы тавышы ешрак ишетелә башлады. Аңа ияләнделәр, подъезддагы шатлык урамга чыкты, инде теге сер дә ачылган, Тишка янына бөтен йорт балалары кереп йөри иде.

      Ә беркөнне… Беркөнне Тишка шпилькалы әбинең оныгы – инженер улының бердәнбер кызы Ленаның итәгенә ябышкан. Лена чырыйлап кычкырган тавышка ишекләр ачылды, халык җыелды. Тишка, сыңар күзен өскә калдырып, башын тәгәрәтеп, атлас юрганы өстендә ята, Лена елый иде.

      Ленаны башта үз әбисе, аннан пенсионер бабай ачуланды.

      – Үзең гаепле син, Тишка андый түгел, – диделәр.

      Лена акланмады, мысык-мысык килеп елады. Әбисе аны алып кереп китте.

      Әмма икенче көнне иртән Тишканың көр тавыш белән һавылдап ук өргәне, кемнеңдер карлыккан мырылдавы, йөткерү, гырлау авазлары ишетелде. Тагын ишекләр ачылды, тагын халык җыелды. Балалар йокыда, кышкы каникул вакыты иде.

      Җыелсалар күрәләр – пенсионер бабай басып тора. Кулында буш чиләк, чүп түгәргә чыккан икән. Иске пальтодан, ямьсез бәйләгән башлыктан. Тишка әллә шуны, искене яратмаганмы – өреп бабайга ташланган. Бабай аптырап басып тора – кулында буш чиләк, чалбарының бер балагы, тездән өзелеп идәнгә салынып төшкән, аңа әбиләр алдында уңайсыз, чөнки чалбар астыннан күренеп калган ыштан бик үк чытыр ак түгел. Шайтан, кичә мунчага бара алмады шул, Тишкага «Сайра» эзләп йөреп…

      Тишка исә, саргылт очлы тешен кара күн ырмавына бастырып куйган да тәгәрәп ята, күзен ярым ачып күзәтә һәм мыскыллы елмая сыман:

Скачать книгу