Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 - Мухаммет Магдеев страница 21

Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

Мисбах, – детсадта ук барлыкка килә. Әгәр дә мәгәр бер малай үз группасындагы бер кызның чәченнән тартып узып китә икән, шул инде мәхәббәтнең башы була.

      Мин таң калып тыңлап утырдым.

      – Менә сез күчмә кошларны гына алып карагыз, – диде ул. – Аларда бер-берсенә мәхәббәт кешеләрдәгегә караганда 80–85 процентка артык була. Ни өченме? Чөнки алар, җылы яклардан безгә кайтканда, океанда йөзеп йөргән айсбергларга утырып ял итәләр. Ә көньяк кояшы астында айсбергның өске ягы чокырланып эри, һәм анда үзенә күрә сай гына бер күлдәвек хасил була. Теге кошлар шул суны эчәләр. Ул су исә кошларның тонусын күтәрә, мәхәббәт хисләрен арттыра.

      Зал тәмам акылдан шашкан иде. Мисбах ярты сәгатьләр сөйләде. Аристотельдән, Леонардо да Винчидан, Шекспирдан мәхәббәт турында әллә никадәр өзекләр китерде. Аны телдән дә, язма рәвештә дә сораулар белән күмделәр. Очрашу тәмамлангач та, чолгап, аны залдан чыгармадылар. Яңгыр астында машина янында (машина бикле иде) мин байтак тордым. Гөрләп аны озата чыктылар. Ул, минем кызганыч хәлне күреп, тиз генә машинаны ачты, мин эчкә кереп чумдым. Ләкин ханымнар, туташлар аның телефонын, адресын, эш урынын сорап йөдәтәләр, һәрберсенең кулында блокнот, каләм иде. Без чак кузгалдык. Юлда мин үземне тиргәп кайттым. Хатын-кыз халкының кем икәнен белмәсәм дә белмәм икән… Шул кирәк миңа. Мисбах миннән бик күпкә акыллырак икән. Әлбәттә, Плутархта андый сүз юк. Беренчедән, Плутарх – борынгы грек язучысы, тарихчы, философ, безнең эраның беренче гасырында (46 елда) туган. Коньякны исә (икенчедән), унтугызынчы гасырда гына Коньяк шәһәрендә французлар эшли башлаганнар. Ул эчемлекнең исеме әнә шул шәһәрдән. Өченчедән, борынгы заманда эчемлекләрне йөз граммлап үлчәмәгәннәр. «Йөз грамм» дигән эчемлек безнең лексикага бары тик Бөек Ватан сугышыннан соң гына керде. Ул сүзне сугышта исән калган фронтовиклар алып кайтты. Аларга, «наркомовское» дип, көненә йөз грамм аракы биргәннәр икән…

      Инде айсбергларга килсәк…

      Юк, бу темага мин кермим, керергә хакым да юк, чөнки мин хатын-кызны, аларның эчке дөньясын бөтенләй белмим икән.

      Шул көннән башлап мин Мисбахны зур талантлы, акыллы язучыга исәпләп йөри башладым. Югыйсә университетта мин аны укыткан һәм аннан имтиханнар да алган идем. Ул миннән унбиш-егерме яшькә яшьрәк тә иде. Ләкин остаз булу – акыллылык, шәкерт булу, яшь булу акыл азлылык дигән сүз түгел шул. Шундыйрак бер фикер Плутархның «Моралия» дигән әсәрендә бар, имеш…

1992

      «Юлчы! Спартага хәбәр ит…»

      Ул елны ни өчендер имтиханнар санын арттырдылар. Бишенче классны тәмамлаганда, рус теле, татар теле, арифметика янына тарихны да өстәделәр. Борынгы заман тарихы. Кызык та, авыр да. Хәмитулла соңгы теманы – «Греция-Персия сугышлары»н кабатларга тиеш иде. Теманың иң кызык җирен – Фермопилы янындагы тигезсез сугышта бөтен грек патриотларының һәлак булуы һәм шул урында ахырдан язулы таш куелуы турында укып утыра иде. Ә теге ташка Ватан азатлыгы өчен һәлак булган геройлар исеменнән болай язылган:

Скачать книгу