Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 - Мухаммет Магдеев страница 18

Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

Муенында галстук сыман кара юл да бар икән. Әтисеннәнме ул, әнисеннәнме, бу тирәдә андый ак этнең әлегәчә күренгәне юк иде. Җыйнак кына гәүдәле, беренче класс укучыларының портфеле биеклегендәге бу пычрак эт авырый иде булса кирәк. Аның кайчандыр ап-ак булган тиресе керләнгән, күз кырыйларында керфекләре ябышкан, янбаш сөякләре беленеп тора иде. Тишка килеп кергән көннән башлап подъезддагы тормыш бөтенләй үзгәрде. Беренче көннәрдә Тишка белән балалар гына шөгыльләнде: батарея янына бер кызның гамәлдән чыккан мутон якалы пальтосын җәйделәр. Кайсыдыр квартирада әтисе дә, әнисе дә эшкә киткәч, әби базарда вакытта су җылытканнар да, зур табак белән су эченә бастырып, Тишканы юганнар. Моны иң өстәге – бишенче каттагы мәйданчыкта эшләделәр, бала-чага күп булды, чөнки ул көнне дә радиодан «ата-аналар һәм мәктәп директорлары игътибарына» теге хикмәтле сүз әйтелгән иде. Югач, Тишка чистарып китте, күзләре ачылды, балаларга рәхмәт әйткән сыман дерелдәп, су бөртекләрен очыртты да шыңшып алды һәм мутон якалы пальто өстенә килеп басты. Аннан утырды. Аннан Тишкага сый-хөрмәт башланды. Аңа җылы сөт бирделәр, теле белән лепердәтеп ул аны бик тиз юк итте, койрыгын болгады. «Әле мин сезне юындыру-чистарту кебек юк эш белән генә йөрисезме дисәм, сез тамак ач икәнен дә белдегез» дигән сыман, ул балаларга мөлдерәтеп карады. Аннан, батареяга аркасын терәп, дүрт аягын таратып, башын ташлап ятты. Аның авыз кырыйларыннан кара күн җөй сузылган, аскы иренен басып казык теше чыккан иде.

      – Йокласын! Таралыйк… Ял итсен, – диде балаларның зуррагы.

      Балалар теләр-теләмәс кенә таралыштылар, тышта коточкыч салкын, ә өйдә күңелсез иде, әти-әни эштә, ә әбиләр гел өйрәтәләр, гел ачуланалар… Шуңа күрә өйләренә таралуга, озак та үтми, балалар берәм-берәм бишенче катның мәйданчыгына менгәләп төштеләр. Кичке якка таба Тишканың алдында инде ике-өч конфет, печенье, колбаса, сыр кисәкләре ята иде. Тишка йоклады да йоклады.

      Икенче көнне иртән подъездда коймак исе таралды, ял көн иде, сәгать тугызларда хәрәкәт башланды. Тишканы олылар да күреп алды. Көне буе подъездда тавыш ишетелеп торды. Әбиләр балаларны ачуландылар:

      – Эткә конфет бирәләрмени?

      – Эткә печенье бирәләрмени?

      – Ул пәлтәнең нигә алай драплы ягына яткырдыгыз? Әйләндереп җәяргә иде.

      Һәм башкалар. Каршыдагы кибеттән бер әби эт өчен махсус колбаса алып керде.

      – Аның тешләре сызлыйдыр, каты әйбер бирмәгез, –дип, балаларны орышты да Тишканың алдына «Докторский» колбаса телемнәрен куйды. Эт кабаланмыйча гына башта бер телемгә үрелде, иснәп карады һәм әкрен генә эләктереп, әкрен генә чәйнәп йотты да тагын барып ятты, күн кырыйлы авызын ярым ачып, башын тәгәрәтеп йоклаган сыман хәлдә калды.

      – Әйттем бит, – диде бумази туфли кигән әби, – әйттем бит: аның тешләре сызлый. Салкын тигән аңа. Әнә күрдегезме, нинди әйбәт тәрбия алган ул: комсыз түгел. Хуҗалары елый-елый эзлидер әле бичараны. Китегез, ял итсен, тимәгез…

      Кичен Тишканың алдында кайнар өчпочмак,

Скачать книгу