Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 - Мухаммет Магдеев страница 22

Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

советы председателе. Дружина сборларында өлкән вожатыйга аның кадәр яңгыратып, төгәл рапорт биргән бүтән берәү дә юк. Әле моннан бер атна элек кенә дружина сборында Гөлзада чатнатып рапорт бирде:

      – Иптәш өлкән вожатый! Павлик Морозов исемендәге пионер дружинасы рапорт бирә. Быелның май ае эчендә дружина пионерлары колхозда барлыгы кырык ике хезмәт көне эшләделәр. Дружина тарафыннан бу айда барлыгы йөз егерме кило тимер, утыз кило кәгазь җыелды. Кырга тирес чыгаруда барлык пионерлар да актив катнаштылар. Аеруча зур тырышлык күрсәттеләр…

      Хәмитулла шунда үз исемен дә ишетте: ул май аенда тирес төяүдә атна буе эшләгән иде. Дәрестән соң – һәр көн.

      – Йә, энем, нишлибез? Иртәгә бәрәңге утырта башлыйбыз. Ач кунсалар, атларга бик авыр булачак…

      Хәмитулла нишләсен болай да белә иде инде. Китапны тегендә – атлар көтә торган кысыр басуда да укып була бит аны! Сәгать өчләрдә инде якты була бит!

      – Мин һәрвакыт әзер, – диде Хәмитулла, урыныннан торып. – Мин һәрвакыт әзер! – Шул вакытта аның салют бирәсе килде, әмма курыкты: Сөмбелә апасы көлсә? Көлеп Гөлзадага сөйләсә? Ул үзенең буталып, каушап калганына оялды: сбор булмаганда шулай әйтергә ярыймыни инде? Баскыч төбендәге песи борчагына басып шулай әйтәләрмени инде? Әмма шундук Сөмбелә апасының күзләрендә яшь бөртекләре күрде ул. Яшь бөртекләре шатлыклы ялтырыйлар иде.

      «Борынгы заман тарихы»ның укыла торган битенә ат кузгалагы яфрагын өзеп тыкты да китабын япты. Әнисе йокламаган иде әле һәм, әлбәттә, Сөмбеләнең ник кергәнен, чолан баскычында нинди сүз барганын белеп, аңлап ятты…

      …Ат абзарлары артындагы тигез кысыр басу, урманга таба сузылып, кичке караңгылыкка тоташып сеңгән. Утардан сөрлегеп чыккан атлар Хәмитулланың барын әллә белделәр, әллә юк – ябыга төшкән янбашларын бер-берсенә бәрә-бәрә, бер-берсен этә-төртә, кысыр басуга таба юырттылар. Сөрлегеп юырткан атлар арасында бер-икесенең «хырумк-хырумк» килеп эче селкенә, чык төшкән парлы җир ат тоякларыннан бераз гына дерелди иде. Ул атланган ат колхозның Рәкәкә исемле аты иде, аның куе ялына тотынып барганда, Хәмитулла үзен бик кечкенә, көчсез, ноль дип хис итте, ат ябык, эре сөякле, биек торыклы иде һәм ул, карт ат, юлга чыгарга тырышмыйча гына, көтү уртасында юырта бирде. Томан артында тоташ дивар булып урман сизелгәч кенә атлар юыртудан туктадылар һәм кинәт кенә уңга борылып кереп пошкырып алдылар да, кызу-кызу йөренгәләп, кысыр басу үләнен утларга керештеләр. Хәмитулла Рәкәкә сыртыннан чак төште. Тегендә, утар артында, Сөмбелә апасы юкка гына аның сул аягын бөгеп, шайтан сөяге яныннан учлап тотып, зур көч куеп менгермәгән икән…

      Атлар, пошкыра-пошкыра, кичке томанга кереп эределәр. Җитмәсә, унике-унөч баш аттан торган бу көтүнең яртысы бурлы атлардан тора иде. Хәмитулла аларны бөтенләй күрмәде. Аның аркасын әлегә учак алдыннан әнисе алып биргән он катыш алабута күмәче җылыта иде. Ул ат өстендә гел шуны тоеп килде: аркадагы кечкенә капчыкта тагын «Борынгы заман тарихы» да бар иде. «Борынгы заман тарихы»ның тышына исә «проф. Мишулин

Скачать книгу