Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 - Мухаммет Магдеев страница 24

Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

җан көче белән тезгенне тартты. Рәкәкә теләр-теләмәс кенә әйләнәдән чыкты. Хәмитулла, дер калтыраган килеш, аны көтүнең артына куды да күкрәге белән атларны этәрде. Колынны уртага алган көе генә, атларны таратмыйча гына авылга таба кузгатырга кирәк иде. Бу барып чыгарга охшый иде, атлар, берөзлексез пошкырып, алга таба кузгалдылар, теге ике ут та югалып калды. Әмма бераздан ике ут көтүнең алдында тәгәрәп яңадан күренде, атлар тарала язды. Хәмитулла шунда Рәкәкәне көтү алдына чыгарды. Ат көтүе өстеннән кайнар пар бөркелә иде. Хәтәр ике ут берничә тапкыр юлны аркылы кисте, ләкин якынаймады. Томан сыекланып китте, һәм Хәмитулла Рәкәкәнең колакларына игътибар итте: колаклар үткен пычак булып үрә каткан, атның гәүдәсе дерелдәгәнгә, алар бераз гына чайкала сыман иде. Инде борынга авыл җиле бәрелде – сыер абзарлары, каралты-кура исе борынны кытыклады. Димәк, якын. Әмма моны теге дошман да сизде һәм үзенең йөрешен үзгәртте. Бер тапкыр уйнаклап Рәкәкәнең каршына ук килде, сыртыннан Хәмитулланы очырырлык итеп Рәкәкә ал санын күтәрде һәм дөнья җимереп кешнәде, аңа башка атлар да кушылдылар. Бүренең һөҗүме шулай ике-өч тапкыр кабатланды, Хәмитулла аның саен ат ялына ныграк ябышты. Бүре Рәкәкәнең бугазын эзли иде! Тагын ярты гына чакрым, тагын биш кенә минут! Ләкин бүре дә ашыга иде, һәм ул тактикасын үзгәртте. Күпмедер вакытка югалып торды да, зур тизлек белән яннан кисеп атылып чыкты һәм Рәкәкәнең бугаз астыннан узды. Ат, ал санын күтәреп, котчыккыч хырылдады, кызганыч ыңгырашып куйды. Бүрегә бу манёвр ошады булса кирәк, бераздан мондый һөҗүм тагын кабатланды. Өченчеме-дүртенчеме һөҗүмдә ат, куркуына чыдый алмыйча, яман кешнәп алга ыргылды һәм кушаяклап чаба башлады. Арттагы көтү дә җил булып килә, Хәмитулла арттагы атларның гырылдаганын, пошкырып сулыш алганнарын, Рәкәкә артына бәрелә-бәрелә килгәннәрен тойды. Инде авыл да якындыр: томан җылынып китте, авыл янында ул гел шулай була. Рәкәкә шәп кенә алдырып бара иде, ләкин ике ут, яннан кисеп, аңа таба сикерде дә атны тагын өркетте, ат бу юлы котчыккыч дәрәҗәдә куркып ал санын күтәрде һәм бөтен торыгын селкеп алды да бүрегә ташланды. Шул чакта зур соры стена булып авыл күләгәсе күренде. Димәк, атлар исән калды! Әмма соңгы сикерүдә Хәмитулла ат сыртыннан очкан иде инде. Ярсыган ат көтүе Хәмитулла өстеннән давылдай узды.

      …Хәмитулла күзләрен ачты. Ачса – яран гөлләренең түгәрәк яфраклары арасыннан кояш карый. Ачса – чәй чокыры тотканы әнисе икән. Рәхәт булып китте. Ләкин күзләр тагын йомылды. Аннан бераз аң кергәч, уйлап ачты: ачам да барысын аңлыйм. Озаклап ачты: сәке кырында, еламсыраган күзләре белән мөлдерәп карап, Гөлзада утыра иде. Хәмитулла шатлыктан иреннәрен ялады, чак-чак эндәште.

      – Сөмбелә апага әйт: атларны яктырганчы ашата алмадым, – диде. Аннан тагын иреннәрен ялап: – Мин бит барысын да укымаган… – Үзе хәлсез елмайды.

      Гөлзада, күз яшьләре катыш карап, шулай ук елмайды. Аннан, зур сер әйткәндәй, бер төргәккә күрсәтте: «Менә, дружина исеменнән бирергә куштылар». Кәгазьне сүтеп, аның

Скачать книгу