Көзге йолдызлар астында. Махмут Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Көзге йолдызлар астында - Махмут Хасанов страница 11
Бәдри аганың йөзендә ниндидер әрнүле күләгә чагылып китте. Чырае җитдиләнде. Аннары, фикерен дәвам иткәндәй, үз алдына мыгырданып куйды: «Ләкин дәүләт тарафыннан бирелгән план – безнең өчен закон ул… Шундый чакта Дәрҗиясе дә өйдә юк бит аның…» Директорның башыннан шундый уй йөгереп узды.
Директорның сәяси эшләр буенча урынбасары Дәрҗия Айтуганова Казанга партия мәктәбенә курска киткән иде. Бәдри ага аның юклыгын бөтен кискенлеге белән бары тик хәзер генә төшенгәндәй булды. Директорның күңеле китек иде. «Әллә шалтыратып киңәшеп караргамы», – дип тә уйлады директор. Ләкин читтән торып әллә ни ярдәм итә алмас шул ул. Җитмәсә, тагын укуларының да иң кызу вакытыдыр…
Директор, шундый уйларга бирелеп, яңадан урынында селкенгәләп алды. Аның күз карашы бүгенге киңәшмәдә бөтенләй диярлек сүзгә катнашмыйча утырган беренче участок партгрупоргы мастер Зариф Гыймазовка төбәлде. Бу караш: «Йә, Зариф туган, син нәрсә әйтәсең? Син бит вакытлыча гына булса да Айтуганова урынына партком секретаре булып калган кеше», – ди иде.
Аның һәрвакытта да ашыкмыйча, уйлап эш итәргә яратучан мастердан төпле фикер ишетәсе килә иде.
Зариф, директорның карашын, уйларын сизенгәндәй, үзенең моңарчы бернинди тәкъдим кертмәвенә, хәтта сүз дә алып сөйләмәвенә борчылып утыра иде. Тик нинди тәкъдим кертергә дә, сүз алып нәрсә турында сөйләргә дә белмәде. Ул әле, бәхәснең кайсы тарафына кушылырга белмичә, хата ясаудан курыккан кеше сыман, башын түбән иеп утыра иде. Кайчандыр шулай үзара киңәшеп утырганда, Дәрҗия Айтуганова аңа җитәкчелек итүнең җаваплылыгын сөйләгән иде. «…Җитәкчелек итү ул – алдан күрә белү, алдан тоя белү дигән сүз. Икенче төрле итеп әйткәндә, перспектива».
Ә менә бүгенге бәхәснең киләчәге ничек булыр? Кем фикере уңыш алып килер, кемне якларга биредә? Ничек кенә булмасын, ул, әлбәттә, инженерның дәүләт планына каршы чыгуына кушылудан бик ерак тора иде.
Аның уен директор белән баш инженер арасында кызып киткән бәхәс бүлде.
– Бәлки, салларның какшагаларын зуррак, биегрәк итеп өю хисабына урынга бераз экономия ясап караргадыр, – диде баш инженер. – Яз көне, эткәләп-төрткәләп