Көзге йолдызлар астында. Махмут Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Көзге йолдызлар астында - Махмут Хасанов страница 32
Бу ике көнне үткәрүе Галләмгә бик авыр булды. Ул өеннән беркая чыкмады. Ишеген шакысалар ачмады.
…Менә тагын ишек шакыдылар. Эх шайтан алгыры! Бая су алырга чыккач, ишекнең биген эләргә оныткан икән. Хәер, әйдә, керсеннәр!
Бүлмәгә Дәрҗия килеп керде. Галләм сикереп торып утырды да кабалана-кабалана итекләрен киде, таралып яткан аяк чолгауларын карават астына этеп җибәрде.
Дәрҗия як-ягына каранып алды. Каралган стеналарга да күз төшереп куйды. Җитди, ләкин җылы итеп:
– Һай, Галләм, шапшак яшисең икән. Шапшак, – диде.
Галләм нәрсә дип җавап кайтарырга да белмәде. Бары стена буендагы урындыкка кулы белән күрсәтеп утырырга тәкъдим итте.
– Юк, утырып тормыйм. – Шулай да үзе түргәрәк узды. – Үтеп барышлый гына кергән идем. Югыйсә сине югалган дип сөйлиләр…
Галләм: «Юк әле, югалмадым…» – дип әйтергә теләгән иде дә тик тотлыгып калды. Ул үзенең бөтен ихтыярын югалткан кебек булды.
Дәрҗия, бүлмәне тагын бер тапкыр күздән үткәргәннән соң, урындык кырыена килеп утырды. Пальтосының күкрәген кысып торган өске төймәсен ычкындырды. Көрән мамык шәле җилкәсенә шуып төште. Аның пөхтә итеп артка җыеп куйган чәчләре ачылып китте. Чигәләрендә сирәк кенә ак чәч бөртекләре җемелдәп куялар, ак муенын нәни балаларныкы кебек аркылыга ике сызык кисеп үтә. Күзләре сынап, ачуланган кебек карыйлар. Бер-берсенә бөтенләй диярлек тоташып торган кашлар күзләре өстенә үк төшеп торгангамы, аның маңгае киң булып күренә иде. Галләм сихерләнгән кебек тик утыра. Ул үзен, ничектер, матур төш күргән кебек хис итә иде.
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.