Көзге йолдызлар астында. Махмут Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Көзге йолдызлар астында - Махмут Хасанов страница 29
Нияз, кимсетелгән кешедәй, эч пошуыннан нишләргә һәм кая барырга да белмичә, байтак вакытлар бер урында аптырап басып торды.
Зариф соңгы вакытларда кичке ашны урманда яисә посёлок ашханәсендә ашый иде. Өйгә кайтырга күңеле тартмый иде аның.
Бүген ул урманнан шактый иртә кайтты. Механика мастерскоена кереп, электролебёдка өчен ыргаклар ясарга заказ бирде дә ашханәгә китте. Ашханә каршында торган машинаның Выж Галләмнеке икәнлеген күп төялгән йөгеннән үк таныды. Ашханәнең пар бөркеп торган ачык ишеге аша Галләмнең кемнедер сүгүе ишетелә иде.
«Исергән. Тагын эчкән…» – дип уйлады Зариф. Ни өчендер ул Галләмне жәлләп куйды. Әгәр дә Галләмнең матур гаилә тормышы булса, ул болай эчеп йөрер идемени соң?.. Һич юк. Аның бит андый тормышны күргәне юк…
Зариф машинаның моторын капшап карады. Аның тәмам суынганлыгын белгәч, тизрәк радиатордагы суны агызды. «Тәки радиаторны шартлатасы икән, шайтан алгыры!» – дип, Галләмне дә тиргәп алды.
Зариф ашханәгә кергәндә, Галләм тәмам сәрхушләнгән, кеше белән сөйләшерлек тә рәте калмаган иде.
– Юк, сез җанымны кыйнамагыз. Җанымны гына кыйнамагыз… – дип, ул бар көченә өстәлгә суккалап алды. – Тупас сүзләрегез белән бәгыремне өзгәләмәгез, үзәгемне өзмәгез… Вознаграждение, бүләк ди бит, ә!.. Мин үзем бүләк. Үзәгемне өзгәләмәгез, мин үзем вознаграждение бирәм… – Галләм, хәлсезләнгән кулын куен кесәсенә тыгып, аннан учлап-учлап акча чыгара башлады. – Мә, ал, тыгын!.. Күпме кирәк?.. Йә, әйт… Әйт, дим мин!..
Ул акчаларын өстәл өстенә чәчеп ташлады да тынып калды. Аннан соң тагын әрнүле тавыш белән мыгырдана башлады:
– Минем җанымны гына кыйнамагыз… Эх, сез!.. Мин бит беркемгә дә тимим, бернәрсә дә сорамыйм. Кемем бар минем?.. Минем ун яшемнән бирле иркәләү сүзе, туганнар сүзе ишеткәнем юк… Бер генә туганым, бер генә якын туганым булсын иде. Эх-х!.. – Аның тавышы калтырап чыкты, йөзе көзән җыерган кебек тартышып куйды, һәм ул, кулларын сузып, өстәл өстенә капланды…
Сәйфиев яныннан чыккач, Галләм, нишләргә дә белмичә, аптырап, катып калды. Сәйфиевнең мыскыллап көлүе, «бүләк…» дигән сүзләре Галләмнең колагында чаң кебек чыңлап тордылар. Ашханә янына җиткәндә инде ул тәмам ярсыган иде.
Буфетта эшләүче Варя, тәрәзәгә күз төшереп алгач кына, нинди зур ялгышлык эшләгәнлегенә төшенде. Агач төягән машинаның тәрәзә каршында торуын күргән булса, Галләмнең кулына берьюлы ике шешә аракы тоттырган булыр идемени! Ул, Галләм йөзтүбән капланып тынып калгач, өстәл янына килеп, акчаларны җыеп алды. Үзе һаман: «Эх, Гриша, Гриша!..» – дип өзгәләнде.
Шулвакыт, сулышына буылып, Костя йөгереп керде һәм, керү белән җилтерәтеп, Галләмне аягына бастырды.
– Ә-ә-ә!.. – дип сузды ул. – Җебегәнсең, брат, җебегәнсең… Ни арада өлгердең әле?.. – Костя озак сөйләшеп тормады. Галләмне, култыклап, ишеккә таба алып китте. – Иптәш Гыймазов, – диде Костя, Зариф ягына борылып. – Ачкычы урынында…