Көзге йолдызлар астында. Махмут Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Көзге йолдызлар астында - Махмут Хасанов страница 31
Бу уй күптән инде Зарифның җанын тырный иде. Җитмәсә, тагын Нияз да җилбәзәк кешегә охшый. Бер чәчәктән икенчесенә күчеп йөргән күбәләк сыман тоела. Бу уй Зарифны аерата газаплый иде.
Нияз диплом язарга дип килгән иде бит. Соң язсын иде дипломын. Рәхәтләнеп эшләсен иде. Кирәксә, Зариф аңар кулдан килгәнчә ярдәм итәргә дә әзер. Тик эш белән генә мәшгуль булсын иде… Диплом язарга дип килүчеләрне беренче тапкыр гына күрүе түгел бит Зарифның.
Әле дә хәтерендә аның, иске лесхоз посёлогында торганда, берәү, шулай диплом язар өчен, материал тупларга дип килгән иде. Чандыр гына, озын буйлы, бик мәзәк, гаҗәеп сәер кеше иде. Дөньяда аның өчен бары тик усак агачы гына агач иде: ул иң кирәкле дә, ул иң кыйммәтле дә, ул иң затлы да…
Егет Татарстанда усак агачларының төрләре, селекциясе, генетикасы, туфрак һәм климатка булган таләпләре, хәтта тышкы күренешләре турында бик күп материал туплаган иде.
Зариф егетне үчекләү нияте белән юри генә усак агачын иген арасында үскән чүп үләне белән чагыштырган иде. Тегесенә җитә калды, Зарифка каршы төшеп кенә калмады, бөтенләй күтәрелеп бәрелде. Гадәттәге утын сатып алучылардан башлап агачны чимал итеп кулланучы химия комбинатлары, башка төр завод-фабрикаларның хуҗаларына кадәр усакка дошман итеп караулары турында ачынып сөйләп китте.
Элегрәк усакның хәле тагын да аянычрак булган, ди. Аны һәркайда юк итү өчен көрәшкәннәр, аны бетерү турында циркулярлар язганнар. Хәтта усак агачын юк итү чаралары уйлап тапканнар…
Егет, кызып китеп, тирән тарихка сикергән иде, элек-электән алып бабаларыбызның бабалары усактан күпме өйләр, келәтләр, амбарлар салулары турында, дранча телеп күпме түбәләр ябулары, усак агачыннан күпме мичкә, кисмәк, агач көрәкләр, савыт-сабалар һәм башка бик күп, бик күп әйберләр ясаулары турында сөйләп киткән иде. Чөнки коры усак агачы җиңел һәм эластик икән. Аннан ясалган матчалар, өрлекләр, бәпкәләр, түшәмнәр һәм идәннәр матур да һәм һәрвакытта да шикәр кебек ак көе торалар, ди. Аннары усак йортлар озак яшәүләре, йөзәр ел торулары белән дан тоталар икән. Егет, усактан салынып, йөз ел торган өйне үз күзе белән күргән булган.
Усак агачыннан синтетик каучук, дару матдәләре, прованс мае тибындагы ашамлык мае, шикәрдән ике йөз тапкыр татлырак булган фурфурол җитештерүләре турында да, усакның целлюлоза-кәгазь промышленносте һәм шырпы ясау өчен алыштыргысыз чимал икәнлеге турында да, хәтта терлекләрне ашату өчен усактан эшләнгән онның комбиазыкка бирешмәве турында да кызып-кызып исбат иткән иде.