Көзге йолдызлар астында. Махмут Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Көзге йолдызлар астында - Махмут Хасанов страница 30
Зариф леспромхозда калды, Көлемсәр эшләгән участокта тракторчы булып эшли башлады.
Көлемсәр төнге сменада эшләгәндә, Зариф тыныч йокы күрмәде. Көлемсәр тракторын кабыза алмыйча газаплана торгандыр яки башка төрле күңелсезлек чыккандыр дип борчыла иде ул. Шул ук вакытта Көлемсәрне күрү теләге дә аңа тынгы бирмәде. Ул, төн уртасында торып, Көлемсәр эшли торган лесосекага китә. Берәр кеше очрап аның соңга калып йөрүенең сәбәбен сораса, ул яшерә, «гыйшкың бигрәк кызыл икән» дип көлүләреннән куркып, төрлечә хәйләли торган иде. Күңел сизә бит ул, хәерсез. Кайчак чыннан да трактор нигәдер туктаган була. Бер тапкыр шулай шактый кеше, җыелып, Көлемсәрнең сүнгән тракторын кабыза алмыйча газапланалар иде. Хәтта Тәмир дә, Көлемсәрне читкәрәк этеп: «Китегез әле… үзем… Ир-ат сөяге – имән тамыры, хатын-кыз сөяге – бодай камыры», – дигән булып, кырын салган кепкасы очып төшкәнче, ачкычны борып карады. Ләкин бернәрсә дә чыкмады. Вакыт уза, ә көнлек планны үтәргә кирәк. Көлемсәр дә ачуыннан ярсый башлаган иде. Шулвакыт Зариф күренде. Ул магнетоны ныгытты да бер боруда тракторны кабызды. Көлемсәр шатлыгыннан ни дияргә дә белмәде. Ә Зарифка Көлемсәрнең җылы сүзен ишетү, аның ягымлы карашын күрү генә дә бөтен нәрсәдән кыйммәтрәк иде.
Көлемсәр белән танышкач, Зарифның бөтен тормышы тулыланып киткән кебек булды. Аның эчке дөньясын якты һәм җылы бер нур яктырта башлады. Ул һәрнәрсәне – сәнгатьне, табигать күренешләрен, – ничектер, күңеленә тагын да якынрак ала, нечкәрәк тоя белә башлады. Бу тойгылар көчәйгән саен, ул үзендә кешеләргә күбрәк яхшылык итү теләгенең, ничектер, артканнан-арта баруын сизде. Үз тормышын киләчәккә, бары тик киләчәккә бәйләп кенә күз алдына китерде. Киләчәк Зарифка чиксез шатлыклы булып күренә иде. Көлемсәр аның өчен ниндидер ирешә алмаслык бер максат иде, Көлемсәргә сокланып туя алмый иде ул. Аның гади генә сүзләреннән дә Зариф башка кеше әйтә алмаган яки бүтән кешенең башына да килмәслек мәгънә эзләде һәм, әйтергә кирәк, таба иде кебек…
Кинәт каршы килгән машинаның утлары Зарифның күзләрен чагылдырды. Һәм ул тизрәк кырыйга, беренче очраган «разъезд»га кысылып, буш тагылмасын шалтыратып кайтып килүче машинаны